news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мунчада тәмәкесен сүндермичә йоклап киткән 47 яшьлек ир-ат һәлак булган

Фаҗига бүген төнлә Әлмәт районының Яңа Никольский авылында булган.

(Казан, 13 апрель, «Татар-информ»). Татарстанда 47 яшьлек ир-ат мунчада тәмәкесен сүндермичә йоклап киткән һәм шуннан уянмаган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Бүген 3.08 сәгатьтә 112 бердәм номерына Әлмәт районының Яңа Никольский авылында агачтан салынган мунча януы турында хәбәр килде», - дип искәрттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Чакыру буенча килгән ут белән көрәшүчеләр янгынны бик тиз сүндергән. Кисәүләрне аралаган вакытта, янгын сүндерүчеләр 47 яшьлек ир-атның мәетенә тап булган.

Янгынның мәйданы 42 квадрат метр тәшкил иткән. Фаҗига саксыз тәмәке тарту аркасында килеп чыккан дип фаразлана.

news_right_1
news_right_2
news_bot