news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мунча миче төзек булмау сәбәпле, Аксубайда бер хатын янгында һәлак булган

50 яшьлек хатын-кыз мәетен мунча хәрабәләре арасыннан тапканнар.

(Казан, 10 гыйнвар, "Татар-информ"). Татарстанда мунча миче дөрес эшләмәү сәбәпле, янгын чыккан һәм бер хатын-кыз һәлак булган. Бу турыда "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсендә хәбәр иттеләр.

Аксубай районының Кече Акташ авылында мунчада янгын чыгу турында хәбәр кичә 6.10 сәгатьтә 112 номерына килгән.

Урынга килгән янгын сүндерүчеләр утны тиз арада сүндергән. Мунча хәрабәләрен актарганда, 50 яшьлек хатын-кыз мәете табылган.

Янгын 15 квадрат метр мәйданда булган. Башлангыч мәгълүматлар буенча, фаҗига мичне төзелешен һәм файдалану кагыйдәләрен бозу аркасында килеп чыккан. 

news_right_1
news_right_2
news_bot