Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Мультимәдәни дөньяда Ислам» XI Халыкара форумында катнашучылар саны арткан
Форумда утыздан артык илдән зур делегацияләрнең катнашуы көтелә.
(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). «Мультимәдәни дөньяда Ислам» XI Халыкара форумын оештыручылар катнашучылар санының артуын әйтте. Форум 14-22 октябрьдә Казанда уза.
«Катнашучыларның географиясе бик зур: барлык Урта Азия, Якын Көнчыгыш, шулай ук Европа илләре, Америка. Өч дистәдән артык илдән зур делегацияләр була. Барлык чараларда да биш йөзләп кеше катнашачак. Катнашучылар саны елдан-ел берничә тапкыр арта. Форумның һәм кабул ителгән карарлар дәрәҗәсе дә арта. Форумда катнашудан баш тарткан кеше булмады», — дип сөйләде КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институты директоры Рамил Хәйретдинов.
Форум кысаларында студентлар өчен төрек һәм гарәп теле буенча олимпиадалар узачак. оештыручылар сүзләренчә, төрек теленнән олимпиадада йөзгә якын кеше катнаша.
«Форум бик күп түгәрәк өстәлләр, мәйданнар булачак. Ике атна диярлек мөһим фикер алышулар узачак. Пленар утырыш була. Форумның темасы — Россия ислам дөньясы: миграция, кеше капиталы һәм куркынычсызлык. Шулай ук икътисади сораулар да күтәреләчәк», — диде институт җитәкчесе "Татар-информ" агентлыгында узган очрашуда.
Россия Фәннәр академиясе Көнчыгышны өйрәнү институтының фәнни җитәкчесе Виталий Наумкин сүзләренчә, ун ел дәвамында ислам дөньясындагы проблемаларга аналитик караш үзгәргән.
«Форум нәтиҗәсендә бик күп проектлар гамәлгә куелды. Без академик ислам белеме буенча магистрлар программасын булдырдык. Ул — бердәм эш нәтиҗәсе. Ул бик уникаль форум», — дип сөйләде галим.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз