Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Мультимәдәни дөньяда Ислам» форумын оештыручылар: Чараның Казанда узуы нигезләнгән
Россия Фәннәр академиясенең Көнчыгышны өйрәнү институты галиме Василий Кузнецов сүзләренчә, Татарстан ислам дөньясында мөһим роль уйный.
(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). «Мультимәдәни дөньяда Ислам» XI Халыкара форумын оештыручылар ни өчен чараның Татарстанда узуын аңлатты.
Россия Фәннәр академиясенең Көнчыгышны өйрәнү институты галиме Василий Кузнецов сүзләренчә, Татарстан ислам дөньясында мөһим роль уйный.
«Төп оештыручы — Казан федераль университеты, форумның Казанда узуы нигезләнгән. Оештыруда ярдәм итүчеләр, партнерлар да күп, әлбәттә. Татарстан, Россия Федерациясе субъекты буларак, дини яктан үзенчәлеккә ия. Киләсе елда Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы булачак. Татарстан ислам дөньясы белән элемтә коруда Россия дәрәҗәсендә мөһим рольне уйный. Татарстан Президенты „Россия — Ислам дөньясы“ стратегик караш төркемен җитәкли. Барысы да тәңгәл килә», — ди ул.
Ул шулай ук татар дини мәктәбенең гарәп илләрендә дә билгеле булуын ассызыклады. «Аларда Мәрҗани дини мәктәпнең классигы буларак кабул ителә», — ди ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз