news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мультфильмда канлы күренешләрне алып ташладык – Фәнис Камал

Казан кинофестивалендә “Хәбиб Аллаһ Мөхәммәт. Пәйгамбәрлек һәм шәҗәрә” анимацион фильмы тәкъдим ителде.

(Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Каһирә анимация студиясе белән “Мәхмүтфильм” Казан студиясенең уртак проекты булган “Хәбиб Аллаһ Мөхәммәт. Пәйгамбәрлек һәм шәҗәрә” анимацион фильмының әлегә алдагы язмышы төгәл хәл ителеп бетмәгән. Әмма Казан студиясе җитәкчесе, дубляж авторы Фәнис Камал мультфильмга Россиядә ихтыяҗ булачагына, аның популярлык казана алачагына ышана: “Безнең беренчел максатыбыз – әлеге анимацион проектны фестиваль аша тамашачыга тәкъдим итү. Әгәр тамашачыда бу проект белән кызыксыну була икән – без аны Каһирәдән сатып алып тулысынча эшкәртергә әзер”, - диде ул “Татар-информ” хәбәрчесенә. – Барысы да тамашачыдан гына тора”.

Бүген анимация сериалының Россия тамашачысы өчен яраклаштырып эшләнгән татарча варианты үзенең беренчел максатын үтәде – ул Казан халыкара мөселман кинофестиваленең “Милли конкурсы” кысаларында тамашачыга һәм жюрига тәкъдим ителде.

“Мәхмүтфильм” студиясе - “Хәбиб Аллаһ Мөхәммәт. Пәйгамбәрлек һәм шәҗәрә” анимацион фильмының Россиядәге бердәнбер дистрибьюторы. “Безнең килешү буенча “Мәхмүтфильм” әлеге мультфильмга техник эшкәртүләр ясый ала, дүрт ел дәвамында Россиянең теләсә кайсы төбәгендә күрсәтә һәм сата ала, - дип шәрехләде проектны Фәнис Камал “Татар-информ” хәбәрчесенә. - Без Казан студиясендә берничә серияне берләштердек, эшкәрттек, монтажладык, рус һәм татар телләренә тәрҗемә иттек, дубляж ясадык”.

“Бу үтә дә катлаулы әсәр. Без аны Россиядә 12+ дип тәкъдим иттек. Күзгә ташлана торган, Россия кешесе менталитетына авыр кабул ителә торган канлы күренешләрне дә алып ташларга мәҗбүр булдык. Барысы да килешеп эшләнде”, - дип дәвам итә ул.

Фәнис Камал мульфильм белән Чечня, Дагыстан, Башкортстан Республикалары кызыксыначагына өметләнә. “Татарыбыз шушы фестивальләргә йөреп, шулай тиеш дип кабул итә. Кинофестивальләрдә, презентацияләрдә карыйлар да, түләүле күрсәтә башласаң, 100 сумнарын да кызганалар. Монда кеше хезмәте салынганын, вакыты сарыф ителгәнен аңларга кирәк. Барысы да тамашачыдан тора. Без моны йә прокатка чыгарырга, йә республикаларга сатырга дип уйлап торабыз”, - ди дубляж режиссеры.

Искәртеп узабыз: “Хәбиб Аллаһ Мөхәммәт. Пәйгамбәрлек һәм шәҗәрә” анимацион фильмы - Каһирә анимация студиясе белән “Мәхмүтфильм” Казан студиясенең уртак проекты. Режиссеры – Әхмәт Таха Али. Дубляж режиссеры – Фәнис Камал. Татарчага тәрҗемә итүче – Заһид Мәхмүди.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100