news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Сабантуй» һәм «Салават күпере» оештырган «Мультфильм герое» бәйгесе җиңүчеләре билгеле

«Сабантуй», «Салават күпере» журналлары һәм «Союзмультпарк» киностудиясе белән берлектә уздырылган иҗади бәйгегә 200гә якын эш килгән булган.

«Сабантуй» һәм «Салават күпере» оештырган «Мультфильм герое» бәйгесе җиңүчеләре билгеле
Рамил Гали

Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан Казанда «Союзмультпарк» үзәгендә «Мультфильм герое» балалар рәсем бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды.

«Бәйге апрельдә «Сабантуй» һәм «Салават күпере» журналларында игьлан ителде. Укучыларыбыз «Союзмультфильм» киностудиясе чыгарган мультфильмнардагы яраткан геройларының рәсемен ясап редакциягә юлларга тиеш иде. Бәйге берьюлы ике журналда узды: «Салават күпере» журналында 7 яшькә кадәр, «Сабантуй» журналында 7–13 яшьлек балалар көч сынашты», - диде баш мөхәррир Зилә Фәйзуллина.

«Мультфильм герое» бәйгесенең төп максаты: балаларның иҗади мөмкинлекләрен барлау һәм арттыру, иҗади үсеш өчен шартлар тудыру, балалар журналларына кызыксынуны саклап калу, «Союзмульфильм» киностудиясе җитештергән мультфильмнар һәм «Союзмультпарк» үзәге белән таныштыру.

Зилә Фәйзуллина әйтүенчә, бәйгегә Татарстанның төрле шәһәр һәм районнарында яшәүче балалардан 200гә якын эш килгән. Алар арасыннан жюри әгъзалары – рәссамнар һәм дизайнерлар – 20 катнашучының эшен җиңүгә лаек дип тапкан. Барлык җиңүчеләр «Союзмультпарк» мультимедиа үзәгенә чакырылды.

«Союзмультпарк» ул – балалар һәм олылар өчен яңа белемнәр алу, таныш булган мультфильм геройларына яңача караш булдыру, анимация дөньясы белән заманча технологияләр аша якыннан таныштыру өчен уникаль мәйданчык», - диде ул.

Җиңүчеләр исемлеге:

«Салават күпере» журналы: Айзилә Хәнҗәрова (Яшел Үзән), Реваль Чигашов (Казан), Филүзә Гафиятуллина (Биектау), Алсу Шәнгәрәева (Казан), Таңсылу Хәлимова (Алабуга), Ләйсән Якупова (Ютазы), Дария Мгеладзе (Биектау), Язилә Галиева (Минзәлә), Данияр һәм Диләрә Ханнановлар (Чаллы), Зиннур Бадакшанов (Казан).

«Сабантуй» журналы: Егор Степанов (Казан), Зөлфия Фәррахова (Минзәлә), Әмир Мозаффаров (Казан), Рифат Идиятуллин (Мөслим), Милана Минһаҗева (Арча), Дилбәр Сафина (Казан), Зәлинә Мостафина (Казан), Нурислам Рәхимов (Казан).

Иҗади бәйгенең оештыручылары: «Салават күпере», «Сабантуй» балалар журналлары һәм «Союзмультфильм» киностудиясенең «Союзмультпарк» мультимедияле күңел ачу үзәге. Бәйге Ак Барс Аренада узды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100