Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Муллин йортында «УнБеренче театр» күрсәтелде: Бу – беренче татар иммерсив спектакле

Сәүдәгәр Муллин йортында журналистлар һәм блогерларга беренче тапкыр татар телендә куелган «УнБеренче театр» дип исемләнгән иммерсив спектакль тәкъдим ителде.
Спектакльнең режиссеры — Татарстан Республикасының атказанган артисты Зөлфәт Закиров, сценарий авторы – Ләйсән Гыйрфанова, продюсерлары — Фәридә Бибарс һәм Марсель Сәлимҗан.
«Бу – бүгенге көндә беренче татар иммерсив спектакле. Минем кайбер коллегаларым: «Ничек инде? Бу театрда, теге театрда булды бит инде», – дип әйтер. Әлбәттә, иммерсив спектакль театр форматында, театр бинасы эчендә булды һәм булачак. Ә менә музей экспонатлары, музей берләшмәсе белән берлектә, артистларны шул музей бинасына китертеп, татар телендә иммерсив спектакль беренче тапкыр эшләнә», – дип әйтте Зөлфәт Закиров «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Спектакльның нигезендә Галиәсгар Камалның «Беренче театр» әсәре ята. Ләкин «УнБеренче» исеме сайлануын режиссер Муллин йортының Каюм Насыйри урамындагы унберенче йортта урнашуы белән бәйләп аңлатты.
«Театрларда бик күп әсәрләр авыл тормышы турында. Мәсәлән, «Сүнгән йолдызлар», «Яшь йөрәкләр» һәм башкалары. Әмма алар репертуар форматында күмелеп баралар, чөнки бүгенге мохит икенче төрле. Театрларда тамашачыга киңкырлы спектальләр тәкъдим ителә. Монда зыялылар мохите, спектакльдән соң Муллинның кем икәне, бу йортның ничек барлыкка килүе турында кыска гына тарих дәресе дә булыр», – ди Зөлфәт Закиров.
Спектакльдә Тинчурин һәм Кариев театрлары актерлары, шулай ук театр училищесы студентлары һәм музей хезмәткәрләре катнаша.
«Иммерсив спектакльдә артистлар йөз процент тормышның, яшәешнең барлык элементларын, уй-кичерешләрен тамашачыга күрсәтергә генә түгел, ә яшәп җиткерергә тиешләр. Тамашачы бер метр аралыкта түгел, ә 50 сантиметр аралыкта урнаша, һәм, фальш булса, шунда ук сизеп ала», – дип сөйләде иммерсив спектакль вакытында артистлар өчен туган авырлык турында спектакльнең режиссеры.
Спектакль башланыр алдыннан милли киемнәр кигән артистлар, Муллин йорты каршында төрле җырлар башкарып һәм гармунда уйнап, кунакларны каршы алдыр. Спектакль йортның ишегалдында башланып киткән булса, киләсе күренешләр өй эчендә булды.
Тамашадан соң кунаклар үлән чәе һәм милли камыр ризыклары белән традицион чәй эчүдә катнаштылар, тарихи костюмнарны киеп карадылар һәм XIX гасыр интерьерларында фотога төштеләр. Оештыручылар әйтүенчә, тамаша якынча сәгать ярым дәвам итәчәк, чәй эчкән вакытта кунакларны Муллин йортының тарихы белән дә таныштыралар һәм фикер алышырга тәкъдим итәләр.
«Спектакль бары тик татар телендә генә куелачак, рус телле тамашачылар өчен либретто белән кулланырга тәкъдим ителәчәк. Алга таба либретто инглиз һәм кытай телендә дә барлыкка киләчәк. Бу проект Казан һәм Татарстан Республикасы халкы өчен генә түгел, туристлар өчен дә, ә республикага килгән кунаклар татарча сөйләшүне сирәк ишетә. Иске Татар бистәсендә матур һәм әдәби татар телен күрсәтергә кирәк. Кунакларга бу җитми», – дип аңлатты спектакльнең продюсеры Фәридә Бибарс.
Зөлфәт Закиров киләчәктә Муллин йортында башка спектакльләрне куярга теләүләре турында да хәбәр итте. «Киләчәктә бу мәйданчыкта башка спектакльләрне дә кую исәбе бар. Нәкъ менә бу йортта, чөнки Муллин йортында Совет заманында Тинчурин театры артистларының тулай торагы була, ә аларга кадәр Камал театры артистларыныкы», – диде ул.
«УнБеренче театр» спектакленең киләсе куелышы 4 июльгә 18:30 сәгатькә планлаштырылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз