news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Мулла» пьесасы буенча әти исемен тапламый торган фильм төшерелсен иде – Әлфия Миңнуллина

Август аенда Татарстанда Туфан Миңнуллинның «Мулла» пьесасы буенча фильм төшерелә башлый.

(Казан, 2 август, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Драматургның варисы буларак, Әлфия Миңнуллина продюсер Марат Әхмәтшинга Туфан Миңнуллинның «Мулла» пьесасы буенча фильм төшерергә телдән рөхсәт биргән.

«Әтинең варислары мин генә түгел бит, әлегә беребезнең дә авторлык хокуклары буенча документларны күргәнебез юк», – диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Әлфия Миңнуллина. Ул безнең илдә авторлык хокукларының начар саклануын әйтеп үтте.

«Минем әле сценарийны күргәнем юк. Ишетүемчә, әти пьесасыннан аерылган башка бер текст та бар. Фильмны төшерсеннәр, әмма әти исемен тапламый торган булсын иде инде», – диде ул.

Әлфия Миңнуллина фильм төшерү эшенә катнашып йөрмәсә дә, сценарийны күрү теләген җиткерде.

Мәгълүмат өчен: августта Татарстанда Туфан Миңнуллинның «Мулла» пьесасы буенча фильм төшерелә башлый. Ул Татарстан Президенты ярдәме белән төшерелә. Проектның генераль продюсеры Миләүшә Айтуганова. Идея авторы – композитор Марат Әхмәтшин. Ул фильмның продюсеры буларак катнаша. Фильм Әтнә дәүләт театры базасында төшереләчәк. Нигездә Кама арты театрлары артистлары катнаша. Зур булмаган рольгә Марат Бәшәров та чакырулы. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100