news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Мулла” фильмын бер атна эчендә интернет аша 24 мең кеше караган

“Мулла” фильмы Туфан Миңнуллинның шул исемдәге пьесасы нигезендә төшерелде.

“Мулла” фильмын бер атна эчендә интернет аша 24 мең кеше караган
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 16 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстанда төшерелгән «Мулла» фильмын бер атна эчендә 24 меңгә якын кеше онлайн караган. Фильм бер атна элек ютуб-каналына куелды.

«Чыннан да, фильмга игътибар бик зур. Алай ук булыр дип көтмәгән дә идек. Кешеләр төрле илләрдән һәм төрле телләрдә рәхмәтләрен әйтеп язалар», — ди фильмның идея авторы һәм продюсеры Марат Әхмәтшин.

Фильмның продюсеры аеруча Төркиядән, Казахстаннан, Үзбәкстаннан һәм Америкадан караучылар күплеген билгеләп үтә.

«Мулла» фильмы Туфан Миңнуллинның шул исемдәге пьесасы нигезендә төшерелде. Фильм Әтнә районында төште. Төп рольдә Әтнә театрының баш режиссеры Рамил Фазлыев. Ул үзе үк Әмир Галиәскәров белән бергә режиссер да иде.

Журналист һәм актриса Динара Садретдинованың «Динара» авторлык программасының яңа чыгарылышында язучы һәм журналист Ильяс Богатырев «Мулла» фильмының сюжетын югары бәяли, ул аны Хотиненконың «Мусальмане» фильмы белән чагыштырып сөйли. 

news_right_1
news_right_2
news_bot