news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Мулла" фильмы һәм "Мулла" пьесасы – аерымлыклар

Татарстанда Туфан Миңнуллинның "Мулла" пьесасы нигезендә фильм төшерелә башлады

(Казан, 6 август, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Туфан Миңнуллинның “Мулла” пьесасы мотивлары буенча төшерелгән фильм Әсфәндиярнең төрмәдән чыгу күренешеннән башланып китәчәк. Пьесада бу күренеш юк. Әлеге кадрлар – мулланың сүз арасында гына әйтелгән: “Мин тимерчыбыклы мәктәптә укыдым”, – диюенең визуальләштерелүе. “Шуның өчен дә кино бит инде ул – әйтелгән сүзләрне видеога төшереп сурәтләү өчен”, – диде “Мулла” фильмының генераль продюсеры Миләүшә Айтуганова. Ул бу эпизодның иң соңыннан – Әсфәндиярның авылдагы тормышын төшереп бетергәннән соң гына – сентябрь аенда төшереләчәген әйтте.

Пьеса белән сценарийның аерымлыкларын карасак, Туфан Миңнуллинның оригинал текстында танылган киноактер Марат Бәшәров уйнаган Артур образы да юк. “Мулла” фильмының генераль продюсеры Миләүшә Айтуганова әйтүенчә, бу табигый. Әйтик, Әсфәндияр мулланың элеккеге дусты белән очрашуы аның пьесада ук булган икеләнүләрен ачыграк күрсәтә.

Миләүшә Айтуганова фильмны Туфан Миңнуллинның “Мулла” пьесасы мотивлары буенча дип әйтү дөресрәк булуын ассызыклады.

Идея авторы, продюсер, композитор Марат Әхмәтшин төп идеянең үзгәрешсез калуын билгеләп үтте.

Бүген Әтнәдә беренче тапкыр татар киносында төшкән танылган киноактер Марат Бәшәров төп геройның исән калуын ассызыклады. Үзенең әлеге проектка алынуында геройның исән калуы хәлиткеч фактор булуын да әйтте.

Мәгълүмат өчен: Әтнә районында Туфан Миңнуллинның "Мулла" пьесасы нигезендә фильм төшерелә башлады. Бүген Марат Бәшәров районның Күәм һәм Күңгәр авылларында фильмга төште.

5 сентябрьдә Казан Халыкара мөселман кинофестивале кысаларында “Мулла” фильмы проекты һәм төшерү төркеме тәкъдим ителәчәк.

“Мулла” фильмы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров ярдәменә таянып төшерелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100