news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Мулла" фильмы Казан мөселман кинофестивале өчен төшерелә – Миләүшә Айтуганова

Туфан Миңнуллин пьесасы нигезендә төшерелгән "Мулла" фильмы 2018 елда – XIV Казан халыкара мөселман кинофестиваленә әзер булачак.

(Казан, 6 август, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Туфан Миңнуллин пьесасы нигезендә төшерелгән “Мулла” фильмы 2018 елда – XIV Казан халыкара мөселман кинофестиваленә әзер булачак. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә “Мулла” фильмының генераль продюсеры, "Татаркино" оешмасы җитәкчесе Миләүшә Айтуганова әйтте.

“Бу проект Әсгать Сәфәровка бик ошады – ул үзе дә Әтнә районыннан, – диде Миләүшә Айтуганова. – Казан мөселман кинофестиваленә шушы форматтагы бер әсәр кирәк бит инде. Биредә, безнең аңлавыбызча, исламның ничегрәк булырга тиешлеге турында уйланулар. Без Татарстанны традицион ислам үзәге дип әйтәбез. Бу кино шул идеалларны күрсәтә”.

Миләүшә ханым фестиваль форматындагы кино төшереләчәгенә басым ясады. “Шул максатларга Туфан абыйның әсәре туры килә. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Президент Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, шушы идеяне хуплап, фестивальгә шундый кино кирәк дип, фильм өчен акча бирде”, – диде ул.

Мәгълүмат өчен: “Мулла” фильмының идея авторы – продюсер һәм композитор Марат Әхмәтшин. Сценарий авторлары – Илгиз Зәйниев белән Марат Әхмәтшин. Фильмның режиссеры – Әтнә татар дәүләт театрының баш режиссеры Рамил Фазлыев һәм Әмир Галиәскаров. Төп рольдә Рамил Фазлыев үзе төшә.

“Мулла” пьесасы буенча спектакль Әтнә театрында ул әле халык театры булган вакытта ук куелган иде. 2010 елда Әтнә театры Рамил Фазлыев куйган бу спектакль белән “Идел-йорт” халык театрлары фестивалеендә гран-при алды. Театр белгечләре аны әлеге пьесаның иң яхшы куелышы дип таный.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100