news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Самараның Мулла авылында татар мәдәнияте һәм гореф-гадәтләренә багышланган күргәзмә узды

Самара өлкәсенең Мулла авылы китапханәсендә «Татар халкының мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре» дип аталган күргәзмә оештырылды.

Ул Мулла авылының 220 еллыгына багышланган иде. Күргәзмә 13 августтан 21 августка кадәр эшләде. «Самара татарлары» сайты шул турыда хәбәр итә.

Экспозициядә татар халкының киеме элементлары, чигү, рецептлар язылган китаплар, шулай ук традицион бәйрәмнәр тасвирланган альбомнар тәкъдим ителде, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot