Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Мулан» фильмындагы җырны татарча яздырып клип төшергәннәр
Җырны татар телендә Әдилә Әхмәтова башкара, клипның режиссеры — Ләйлә Лерон.
(Казань, 28 сентябрь, «Татар-информ»). TatarTell хәрәкәте «Мулан» фильмындагы җырны татарча яздырып, клип төшергән. Җырны татар телендә Әдилә Әхмәтова, рус телендә җырчы Манижа башкарган. Инглиз телендәге үзенчәлекле вариантын Кристина Агилера җырлый. Клипның режиссеры — Ләйлә Лерон. Җырның сүзләрен Алсу Хафиз тәрҗемә иткән.
Клипның премьерасы 27 сентябрь көнне күрсәтелде. Видеода Казанның төрле матур күренешләре сурәтләнгән.
«Бүген дөньяда хатын-кызның роле үсә. Мәсәлән, бу Белоруссиядәге протест буенча да яхшы күренә. „Мулан“ фильмы да шул хакта. Шуңа күрә без бу җырны татар телендә яздырырга һәм аңа клип төшерергә булдык. Татар хатын-кызы — „Мулан“ фильмы героинясе кебек үк көчле ул», — дип аңлаттылар клипның мәгънәсен кызлар.
Интернет кулланучылар TatarTell кызларының иҗатын уңай бәяләгән.
«Әдилә! Искиткеч тавыш!», «Бик матур!!!», «Шәп!», «Мулашка))))!!!», — дип яза алар (авторларның орфогафиясе һәм пунктуциясе сакланган).
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз