Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан мөфтие Һава-десант гаскәрләре медале белән бүләкләнде
Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин Һава-десант гаскәрләренең «Махсус хәрби операциягә ярдәм иткән өчен» медале белән бүләкләнде. ТР Диния нәзарәте рәисенә әлеге бүләк махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтү мәсьәләләренә багышланган киңәшмәдә тапшырылды.
«Очрашу барышында, үзләренең хәрби часте командованиесе күрсәтмәсе белән, Гали Сибагатов мөфти Камил хәзрәткә гражданлык бурычын намус белән үтәве, ватанпәрвәрлек һәм фидакарьлек үрнәге күрсәткәне, шулай ук фронтка ярдәм итүне оештыруга керткән өлеше һәм бу эштә шәхсән катнашканы өчен Һава-десант гаскәрләренең «Махсус хәрби операциягә ярдәм иткән өчен» медален тапшырды», – дип хәбәр иттеләр ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәтендә.
Сәмигуллин РФ мөселманнары Диния нәзарәте исеменнән чираттагы гуманитар йөкне әзерләүдә һәрьяклап ярдәм күрсәтергә кушты.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз