news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан мөфтие Түбән Камада һәлак буганнарның гаиләләренең кайгысын уртаклашты

Татарстан мөфтие Түбән Камада һәлак буганнарның гаиләләренең кайгысын уртаклашты
Фото: ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте

Республикада игълан ителгән матәм уңаеннан Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәлак булучыларның һәм зыян күрүчеләрнең гаиләләренең кайгысын уртаклашты, дип хәбәр итә ТР мөселманнары Диния нәзарәте.

«ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән якыннарын югалткан кешеләрнең, шулай ук Түбән Камада тыныч халыкка каршы коточкыч һөҗүм нәтиҗәсендә зыян күрүчеләрнең ихлас күңелдән кайгысын уртаклашам. Республика мөселманнары сезнең белән бергә кайгыра. Аллаһы Тәгаләдән һөҗүм корбаннарына рәхим-шәфкать күрсәтүен, аларның якыннарына бу кайгыны кичерү көч һәм сабырлык бирүен, ә яралыларның тизрәк савыгуын сорыйбыз. Я Рабби, җир йөзендә тынычлык урнаштыр!» - диде мөфти.

Хәбәр ителгәнчә, бүген Татарстанның барлык мәчетләрендә өйлә намазында һәлак булганнар һәм зыян күрүчеләр рухына дога кылганнар, мәчеткә йөрүчеләр һәлак булучыларга рәхим-шәфкать күрсәтүне һәм яралыларны савыктыруны сорап Аллаһы Тәгаләгә мөрәҗәгать иткән. Шулай ук Коръән аятьләрен укыганнар.

Казанның Галиев мәчетендә имам-хатыйп Рамил хәзрәт Мингәрәев билгеләп үткәнчә, Татарстан мөселманнары түбәнкамалылар белән бергә кайгыра.

«Я Раббым Аллаһ! Зур югалту, авыр кайгы-хәсрәт кичерүчеләрне һәм үз туганнарының гомерен саклап калу турында сораучыларның догаларын кире какма, ярдәмеңнән ташлама. Җир йөзендә тынычлык урнаштыр, Ватаныбызны дошманнардан, бәла-казалардан, бәхетсезлекләрдән сакла, иминлектән аерма. Мәрхүмнәрнең рухлары шат булсын. Иннә лиЛләһи үә иннә иләйһи раҗигун (إِنَّا لِلّهِ وَإِنَّا إِلَيْهِ رَاجِعُونَ) – «Чынлыкта, без Аллаһыдан килдек һәм яңадан Аңа кайтачакбыз». Әмин» - дигән ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot