news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кузбасс мөфтие көрәш һәм билбау көрәше ярышларын ачу тантанасында чыгыш ясады

Кузбасс мөфтие көрәш һәм билбау көрәше ярышларын ачу тантанасында чыгыш ясады

Кемерово өлкәсенең Белово шәһәрендә көрәш һәм билбау көрәше буенча Кузбасс чемпионаты һәм беренчелеге узды. Бу хакта Россия мөселманнары Дини җыены Үзәкләштерелгән дини оешмасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ярышлар «ЭтноФест» яшьләр милләтара фестивале кысаларында оештырылды. Кузбассның 10 территориясеннән 130дан артык спортчы көчен, осталыгын, холкын һәм җиңүгә омтылышын күрсәтү өчен көрәш келәмендә очрашты. Ярышларга дөнья чемпионы Джефф Монсонның килүе бәйрәмгә үзгә бер ямь өстәде. Турнирдан ул да читтә калмады һәм келәмдә Кузбасс батыры Михаил Гузей белән бил алышты. Бу ярышларның чын бизәге булды.

Ачылыш тантанасында Кузбасс мөфтие, «Кемерово өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе» төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Таһир хәзрәт Бикчәнтәев чыгыш ясады. «Бүген авылларда һәм Сабан туйларында үткәрелә торган татар көрәше Кузбасста зур беренчелеккә әверелде. Мин милли көрәшне һәм гомумән спортны үстерергә ярдәм итүчеләргә бик тә рәхмәтлемен. Татар Сабан туе, көрәш кебек үк, бүген чын-чынлап милләтара һәм Бөтенроссия Сабантуена әверелде, төрле мәдәният һәм конфессия кешеләрен берләштерде», – дип искәртте ул.

Ярышлар Кузбасста көрәш һәм билбау көрәшен үстерүдә һәм популярлаштыруда мөһим адым булды. Турнир тәҗрибәле көрәшчеләрне дә, яшь спортчыларны да җыйды. Ярышлар төбәктә көрәш һәм билбау көрәшенең җитди потенциалы барлыгын раслады.

Фото: Россия мөселманнары Дини җыены Үзәкләштерелгән дини оешмасы матбугат хезмәте

news_right_1
news_right_2
news_bot