Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чувашия мөфтие Чуваш дәүләт университетында белем алучы чит ил студентлары белән очрашты
И.Н.Ульянов исемендәге Чуваш дәүләт университетында чит ил студентлары белән мөһим һәм эчтәлекле очрашу узды. Чарада Чувашия мөфтие Ильяс хәзрәт Сафиянов һәм республиканың мәгариф министры Дмитрий Захаров катнашты. Бу хакта Россия мөселманнары Дини җыены Үзәкләштерелгән дини оешмасының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Җанлы диалог барышында Дмитрий Захаров русофобия темасына тукталды, объектив кабул итүнең мөһимлеген һәм милли билгесе буенча бүленүгә юл куймау кирәклеген билгеләп үтте.
Ильяс хәзрәт Сафиянов, үз чиратында, төрле халыклар һәм конфессияләр вәкилләре арасында татулык һәм үзара хөрмәтнең төп ролен искәртте. Мөфти Чувашиянең тарихи яктан тынычлык һәм татулык территориясе булуын, анда һәркем үзен имин хис итүен әйтте.
Студентлар белән аралашуга аерым игътибар бирелде. Ильяс хәзрәт яшьләргә акыллы киңәш бирде. «Хәзер иң мөһиме – укуга күбрәк вакыт һәм игътибар бирү, чөнки нәкъ менә сыйфатлы белем киләчәктәге уңышка нигез булачак һәм җәмгыять үсешенә лаеклы өлеш кертергә ярдәм итәчәк», – диде ул.
Мондый очрашулар – гади сөйләшү генә түгел, ә милләтара татулыкны ныгытуда һәм яшьләрнең белемгә омтылышында теләктәшлек күрсәтүдә мөһим адым да, диелә хәбәрдә.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз