Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлбир хәзрәт Крганов Рус православие чиркәвенең Дан һәм намус орденына лаек булды
Россия мөселманнары Дини җыены башлыгы, Мәскәү мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов Рус православие чиркәвенең II дәрәҗә Дан һәм намус орденына лаек булды. Бу хакта Россия мөселманнары Дини җыены Үзәкләштерелгән дини оешмасы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Әлеге уңайдан Рус православие чиркәве башлыгы, Мәскәү һәм бөтен Русь Патриархы Кирилл Әлбир хәзрәт Кргановка котлау телеграммасы юллаган.
«Хөрмәтле Әлбир хәзрәт!
Сезне 50 яшьлек юбилеегыз һәм Россия мөселманнары Дини җыены рәисе вазифасында 10 ел эшләвегез белән чын күңелдән котлыйм.
Бу җаваплы вазифада хезмәт итү елларында Сез Ватаныбызда диннәр арасындагы татулыкны ныгытуда, яшь буынга патриотик һәм әхлакый тәрбия бирүдә күп эш башкардыгыз.
Россия мөселманнары Дини җыенының Рус православие чиркəве белән күпьеллык хезмәттәшлеген уңай бәялим. Әлеге хезмәттәшлек алга таба да җәмгыятьтә тынычлык һәм тотрыклылык хөкем сөрүгә, традицион дин вәкилләре арасында конструктив диалогны үстерүгә ярдәм итәр дип ышанам.
Казанышларыгызны исәпкә алып һәм истәлекле даталарга бәйле рәвештә, Сез II дәрәҗә «Дан һәм намус» орденына лаеклы дип саныйм. Сезгә нык сәламәтлек, иминлек һәм алдагы хезмәтегездә уңышлар телим», – диелә котлауда.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз