news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мөфти Әлбир хәзрәт Крганов Санкт-Петербургта II Халыкара дини саммитта катнаша

Мөфти Әлбир хәзрәт Крганов Санкт-Петербургта II Халыкара дини саммитта катнаша
Фото: Россия мөселманнары Дини җыены Үзәкләштерелгән дини оешмасы матбугат хезмәте

Санкт-Петербургта II Халыкара дини саммит узачак, аның пленар утырышы 3 сентябрьгә билгеләнгән. Быел ул бүгенге дөньяда дини һәм рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклап калуга һәм конфессияара диалогны үстерүгә багышланган. Саммитта Россия мөселманнары Дини җыены башлыгы, мөфти Әлбир хәзрәт Крганов та катнаша, дип хәбәр итә Россия мөселманнары Дини җыены Үзәкләштерелгән дини оешмасы матбугат хезмәте.

Форумны Санкт-Петербург һәм Россиянең Төньяк-Көнбатыш төбәге мөселманнары Диния нәзарәте оештыра.

II Халыкара дини саммит — дини лидерлар, хакимият органнары һәм академик җәмәгатьчелек вәкилләре арасында традицион рухи-әхлакый һәм гаилә кыйммәтләрен яклау, дөньяда милләтара һәм конфессияара тынычлыкны һәм бердәмлекне ныгыту, шулай ук заманча шартларда дини һәм мәдәни хезмәттәшлекне үстерү максатыннан дини, социаль һәм гражданлык инициативаларын алга этәрү өчен иң зур диалог мәйданчыгы.

Саммит үз мәйданчыгында Россия һәм чит илләрнең дини лидерларын, дини конфессияләр, сәяси һәм академик җәмәгатьчелек вәкилләрен берләштерәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot