Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мөфти Рушан Әббәсов: Авыруларга һәм бурычы булган кешеләргә хаҗ кылу мәҗбүри түгел
Авыруларга, акчасы булмаган яки тормыш авырлыкларын җайга салмаган кешеләргә хаҗ кылу мәҗбүри түгел, дип белдерде РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең халыкара эшләр һәм хаҗ буенча урынбасары мөфти Рушан Әббәсов РИА Новости агентлыгына.
2026 елда хаҗ 25 һәм 26 майда узачак.
Әббәсов аңлатканча, хаҗ физик һәм матди мөмкинлекләре булган кешеләр өчен генә мәҗбүри. Авыруларга, шулай ук кирәкле акчасы булмаган яки тормыш кыенлыклары җайга салынмаган кешеләргә бу каршылыкларны юкка чыгарганчы сәфәрдән тыелырга кирәк.
Мөфти искәрткәнчә, Согуд Гарәбстаны билгеләгән рәсми квотадан тыш яки шикле каналлар аша хаҗга барырга ярамый, чөнки бу кануннарны боза һәм хаҗ кылуны куркыныч астына куя.
2026 елда Россия хаҗилары өчен квота 25 мең кеше тәшкил итә. 5 майдан 21 майга кадәр алар Согуд Гарәбстанына юл тотачак, ә 30 майдан 15 июньгә кадәр туган якларына әйләнеп кайтачак, дип хәбәр иткән иде элегрәк Транспорт министрлыгы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз