Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мубай бүгенге чыгышында ике яңа җыр вәгъдә итә
Мубай исеме астында чыгыш ясаучы Илдар Мөбәрәкшин соңгы тапкыр тамашачы алдына 2017 елның җәендә - Казанның данлыклы Jazz-cafeсында чыккан иде.
(Казан, 5 гыйнвар, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Бүген Казанда татар музыкаль дөньясында сирәк була торган хәл көтелә - сәхнәгә чыгарга теләмәвен белдерүгә карамастан, яңа татар музыкасы тарафдарларының яраткан җырчысы булып кала алган Мубай чыгыш ясаячак. Илдар Мөбәрәкшинның чыгышы турындагы мәгълүмат Казанның “Ленивец” гастро-барының социаль челтәрдәге битендә урнаштырылган.
“Ленивец” гастро-барының горурлыгы – Россиянең иң яхшы осталары тарафыннан реставрацияләнгән бер гасырлык немец рояле. Ресторан үзе дә XVIII гасырда төзелгән борынгы бинада урнашкан.
Мубай исеме астында чыгыш ясаучы Илдар Мөбәрәкшин соңгы тапкыр тамашачы алдында 2017 елның җәендә - Казанның данлыклы Jazz-cafeсында чыгыш ясаган иде. Концертны өлешчә “Татар-информ” төшереп алды.
Илдар Мөбәрәкшин шул вакытта “Татар-информ” хәбәрчесе белән сөйләшкәндә, үзенең концертлар белән чыгыш ясамаячагын әйтте. Бүгенге концерт алдыннан да ул шушы фикерен кабатлады. Гастробарда оештырылган концертында да нигездә репертуарында булган таныш җырлары яңгыраячак. Шулай да Илдар Мөбәрәкшин тамашачыга ике яңа, дөресрәге, онытылган җыр вәгъдә итә.
Музыкаль программа 20.00 сәгатьтә башлана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз