news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

МТС онлайн-очрашуларны автомат рәвештә татар теленә тәрҗемә итү функциясен булдырды

МТС онлайн-очрашуларны автомат рәвештә татар теленә тәрҗемә итү функциясен булдырды
Фото: МТС матбугат хезмәте

МТС компаниясе МТС Линк платформасында онлайн-очрашулар барышында рус һәм инглиз телләрендәге сөйләмне татар теленә субтитрлар аша автомат рәвештә тәрҗемә итү функциясен кертте. Татар теле — платформада тәрҗемәсе булган Россия халыклары телләре арасында беренче милли тел.

Чара Россия технологияләре нигезендә эшли. Ясалма фәһем спикерларның сөйләмен таный һәм субтитрлар чыгара башлый.

Функция МТС Линк платформасында 2025 елның III кварталында барлыкка килде. Төп бурыч – сөйләмне ишетү һәм аңлау белән бәйле кыенлыклары булган кешеләр, шул исәптән ишетү сәләте чикле хезмәткәрләр өчен эш һәм уку буенча аралашуны җайлырак итү.

news_right_1
news_right_2
news_bot