news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“МТС” белән “Татнефть” компанияләре арасында стратегик партнерлык турында килешү имзаланды

Кәрәзле элемтә операторы “Татнефть”кә җайланмалар арасында мәгълүматлар тапшыру буенча инновацион сервис хезмәтләре күрсәтәчәк

(Казан, 9 апрель, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Бүген Кремльдә ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның “МТС” ААҖ президенты Михаил Шамолин белән очрашуы вакытында “МТС” белән “Татнефть” компанияләре арасында стратегик партнерлык турындагы килешү имзаланды. Документ “Татнефть”нең бизнес-процессларына телеком-технологияләр кертүне, республиканың ерак районнарында “Татнефть” объектларын элемтә белән тәэмин итү челтәрләре үсешен күздә тота.
“Татнефть” белән “МТС” арасында хезмәттәшлек инде дистә ел дәвам итә. Шушы дәвердә урнашкан ышанычлы партнерлык мөнәсәбәтләре бүген “Татнефть” объектларын гына түгел, гомумән, республикадагы элемтә инфраструктурасын үстерүгә ярдәм итә. Очрашуда билгеләп үтелгәнчә, ике арадагы коммерцияле мөнәсәбәтләрнең дәвамы булган бу килешү хезмәттәшлекнең яңа юнәлешләрен эченә ала.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов бүгенге очрашуның Татарстан белән “МТС” компаниясе арасындагы багланышларны яңа этапка чыгаруда зур роль уйнавын ассызыклады. Президент килешүнең бик кирәкле булуын ассызыклап, бу адымны хуплавын белдерде.
“МТС” ААҖ президенты Михаил Шамолин, үз чиратында, тагын да яхшырак эшләү, камилләшү өчен безгә клиентларның фикерләрен өйрәнү бик кирәк, дип белдерде. Ул үзләренең, башка элемтә системалары кебек үк, кимчелекләре булуын таный һәм алар белән нәтиҗәле көрәшүләрен белдерә. Аның сүзләренчә, соңгы 3 елда компания элемтә челтәрләренең сыйфатын камилләштерү өчен инвестицияләр күләмен арттыра бара, кәрәзле элемтәнең өченче буынын (3G) үстерә. Компания җитәкчесе Татарстан белән уңышлы эшлибез, дип саный. Михаил Шамолин белдерүенчә, соңгы 5 елда “МТС” республикада инфраструктура үстерүгә 200 млн. доллардан артык инвестицияләр юнәлткән. Быел тагын 60 млн. доллар күләмендә инвестицияләр салу ниятләнә. “Технологияләр һаман камилләшә, Татарстан икътисады үсә барганда, бу процесс алга таба да дәвам итәчәк”, - дип ышандырды ул.
Бүген “Татнефть” белән имзаланган килешү нигезендә, кәрәзле элемтә операторы “Татнефть”кә тавышлы элемтә, шулай ук җайланмалар арасында мәгълүматлар тапшыру буенча инновацион сервис хезмәтләре күрсәтәчәк. Төгәлрәк әйткәндә, Татарстанда телематик (М2М) элемтә хезмәтләрен үстерүгә юл ачачак. Ягъни мобиль оператор sim-карталарын реаль вакыт режимында ерактагы нефть чыгару инфраструктуралары объектлары арасында оператив мәгълүмат алмашу, технологик җиһазлардагы датчиклар күрсәткечен тапшыру, транспортның, йөкләрнең урнашу урынын билгеләү өчен файдалану турында сүз бара. Документ нигезендә, “Татнефть”тә телематик сервисны оештыру өчен 8 меңнән артык sim-карта урнаштыру ниятләнә. Гомумән алганда, “Татнефть”тә “МТС” хезмәт күрсәтүче sim-карталар саны 20 меңнән артып китә.
Килешүдә шулай ук предприятиенең Әлмәт һәм Лениногорски районнарындагы предприятиеләре объектларын “МТС” челтәре белән каплауны яхшыртуны күздә тота.
“Бу килешү ике арадагы хезмәттәшлектә яңа юнәлеш. Мондый алым клиент-компанияләргә чыгымнарын киметергә, бизнес-процессларны гадиләштерергә, яңа технологияләр кертү исәбенә өстәмә табыш алырга ярдәм итә. Заманча технологияләр куллануда “Татнефть” бик уңышлы эшли, шул яктан ул безнең идеологиягә якын. Бу хезмәттәшлек бик уңышлы симбиоз”, - ди “МТС” президенты Михаил Шамолин.
Бүген “МТС” ның телематик хезмәтләре кайбер төбәкләрдә электр энергиясен исәпләүдә дә кулланыла. Мәсәлән, Мәскәүдә электр энергиясен хисаплау приборларына датчик белән сим-карта урнаштырыла. Энергия белән тәэмин итүче компанияләр алар ярдәмендә реаль вакыт режимында электр энергиясенең ничек файдалануы турында мәгълүмат ала. Бүген билгеләп үтелгәнчә, Татарстанда да электр энергиясен коммерцияле исәпкә алу буенча шундый система төзү буенча тәкъдимнәр бар.

news_right_1
news_right_2
news_bot