news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әмрулла Агиевның татар мөһаҗирләренең катлаулы язмышын бәян иткән китабы дөнья күрде

Әмрулла Агиевның татар мөһаҗирләренең катлаулы язмышын бәян иткән китабы дөнья күрде

(Казан, 15 июнь, «Татар-информ», Рәис Габдулла). Казанның «Мәгариф» нәшриятында Әмрулла Агиевның «Бер кеше язмышы» дигән китабы басылып чыкты. Латин әлифбасында нәшер ителгән әлеге җыентыкта авторның шул исемдәге тәмамланмаган повесте урын алган. Повестьне рус теленнән язучы һәм журналист Нәзифә Кәримова тәрҗемә иткән. Тиражы – 1 мең данә. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына «Мәгариф» нәшрияты хезмәткәре Фәридә Борһанова хәбәр итте.

Бу китап Ерак Көнчыгышта яшәгән һәм 1917 елдан соң Кытайда мөһаҗирләр хәлендә калган татарларның катлаулы язмышы хакында, диде ул. Автор Кытайда, Кореяда һәм Япониядәге татарлар тормышының кискен үзгәрешләр кичерүен үз башыннан үткәннәр буенча тасвирлый. Повестьнең Сталин лагерьларына репрессияләнгән мөһаҗирләрнең ачы язмышы турындагы өлешләре аеруча тирән тәэсир калдыра.

Җыентык танылган журналист, җәмәгать эшлеклесе, «Азатлык» радиосының Казан бюросы директоры Римзил Вәлиевнең «Китап һәм аның авторы турында» дип исемләнгән кереш мәкаләсе белән ачылып китә. Анда мондый юллар бар: «Әмрулла Аги (Әмрулла Хөсәен улы Агиев) Пенза губернасының Нагур авылында 1912 елда туган. Ул Кытайдагы татар җәмгыятенең иң актив әгъзасы була, татар класслары ача, мәдәни кичәләр, үзешчән театр спектакльләрен оештыра, гәзит нәшер итүдә катнаша. Соңгы көннәренә кадәр тиктормас Әмрулла Аги Кушма Штатларның көнчыгыш ягы татар җәмгыятенең активисты булып тора. Әлеге китап – үзенең 90 яшенә нибары бер генә ай җитә алмаган Әмрулла Агиның узган гомере хакында истәлеге. «Бер кеше язмышы» исемле китабы белән ул үзенең яшәүгә бетмәс мәхәббәтен безгә васыять итеп калдырды...»

Китап Ватан тарихы һәм төрки-татар мөһаҗирләре язмышына битараф булмаган милләттәшләребезгә адреслана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100