Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Можганың Дубитель районында мөселман үзәге төзелеше дәвам итә
Мөселман үзәге 2018 елда халык соравы буенча төзелә башлый.
(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ»). Удмуртиядәге Можганың Дубитель районында мөселман үзәге төзелеше дәвам итә. Бу хакта «Яңарыш» сайты хәбәр итә.
«Татарлар күпләп яшәгән Дубитель һәм якын-тирә районнар өчен мөселман үзәге төзелүе мөһим вакыйга. Солнечная урамында урнашкан бердәнбер мәчеткә йөрүе өлкәннәр өчен аеруча уңайсыз була», диелә хәбәрдә.
Мөселман үзәге 2018 елда халык соравы буенча төзелә башлый. Бүгенге көндә беренче катта су, газ, ут кертелгән. Ашханә бар. Биредә ураза аенда беренче ифтар ашлары узган. Аерым бүлмәдә 5 вакыт намазны укырга мөмкин. «Көн саен үзәктә дежур имам яки абыстайлар утыра. Алар халык сорауларына җавап бирә, Коръән укый», — диелгән хәбәрдә.
Икенче катта әле төзелеш, ремонт эшләре дәвам итә. Биредә хатын-кызларга йога, фитнес белән шөгыльләнү, гарәп графикасына, татар теленә, Ислам дине нигезләренә өйрәнү, төрле түгәрәкләр оештыру өчен бүлмәләр булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз