news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Можгада үткән Коръән укучылар бәйгесен балалар бәяләгән

Жюри Коръәннең дөрес укылышына игътибар иткән.

(Казан, 23 апрель, "Татар-информ").  Можгада үткән Коръән укучылар бәйгесен балалар бәяләгән. Бу хакта "Яңарыш" газетасы сайты хәбәр итә.

“Бүгенге көндә Можга мәд­рәсәсенә кырыкка якын бала йөри, Аллаһка шөкер, дин нигезләрен өйрәнергә теләүчеләр саны арта. Гарәп хәрефләрен өйрәнүдән тыш, Коръәннең дөрес укылышына игътибар итәбез”, — дип сөйләде мөгаллимә Әлфия Газизуллина. Алты яшьлек Сания мәдрәсәгә узган ел гына йөри башлаган. “Берничә ай эчендә “Нәс” сүрәсен яттан өйрәнгән. “Безнең мәдрәсәдә укулар бик әйбәт оештырылган, безгә бик ошый, оныкчыгым да кызыксынып йөри”, — ди Саниянең әбисе Зөлфирә Мәрданова.

Бәйгенең үзенчәлеге: балаларның Коръән уку осталыгын бу юлы балалар бәяләде. Жюрида Кәримә, Ясминә, Хәким Газизовлар утырдылар. Алар бәйгедә катнашучыларны 4 шарт буенча бәяләделәр. Иң яшь катнашучы — 3 яшьлек Айсель Габидуллина, иң зурысы — 14 яшьлек Рәшит Хөрмәтов булды.

Жюри нәтиҗә ясаган вакытта, балалар мәчет ашханәсендә чәй эчеп алдылар.

Һәм менә ул тантаналы мизгелләр. Иң кечкенәләр арасында 1 урынга Хәдичә Субаева лаек булды. 2 урынга — Суфия Хөрмәтова, 3 урынга Әминә Сафина ия булды. Мәктәп балалары категориясендә беренчелекне Энҗе Сәгыйтова алды, 2 урында — Рәшит Хөрмәтов, 3 урында – Кәрим Миндеев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100