Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Можгада “Татар егете-2015” республика конкурсының финал өлеше була
Җиңүчегә Казан осталары эшләгән түбәтәй һәм башка кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак
(Ижевск, 12 февраль, “Татар-информ”, Юлия Демченко). Иртәгә Удмуртия Республикасының Можга каласында “Татар егете-2015” республика конкурсының финал өлеше була. Чара “Свет” мәдәни-спорт комплексында уздырыла.
Конкурсның финал өлешендә 16-35 яшьлек 6 егет катнаша. Алар: “Татар егете кем ул?” темасына үзләрен тәкъдим итәргә, сорауларга җавап бирергә һәм үзләрен иҗади яктан күрсәтергә тиеш. Егетләрнең булганлыгына Удмуртия Республикасы татарлары төбәк милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Рәмзия Габбасова рәислегендәге жюри бәя бирә.
Конкурс җиңүчесенә Казан осталары эшләгән түбәтәй һәм башка кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак. Конкурс программасыннан тыш, тамашачыларга Ижевск һәм Можга шәһәрләренең иҗат коллективлары чыгышы да тәкъдим ителә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз