news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Можгада Мөселман мәдәни үзәге барлыкка киләчәк

Яңа объектның проекты әзер.

(Казан, 27 май, "Татар-информ"). Можгада Мөселман мәдәни үзәге барлыкка киләчәк. Можга татар автономиясе хәбәр итүенчә, үзәкнең проекты инде тулысынча әзер. 
 
Булачак мөселман үзәге Дубидель микрорайонында төзеләчәк. 
 
Узган шимбәдә Можгада яшәүче милләттәшләребез үзәк сафка бастырылачак территорияне өмә ясап тәртипкә китергән. 
 
"Без ике сәгать эчендә территорияне җыештырып, тәртипкә китердек һәм алдагы эшләр өчен әзерләдек. Бергә без булдырабыз", диелә хәбәрдә. 
 

news_right_1
news_right_2
news_bot