news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Можга татары Әлфия Газизуллина: Мәчетләр каршында мәдрәсәләр ачарга кирәк

«Ике еллык мәдрәсә булса да, кешегә ниндидер сертификат бирсәң, барыбер дәртләнер иде. Белем алсаң, нәтиҗә барыбер булачак», — дип саный ул.

(Казан, 7 июнь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Удмуртиянең Можга шәһәреннән Әлфия Газизуллина мәчетләр каршында мәдрәсәләр ачарга кирәк, дип саный. Бу хакта ул «Татар-информ» хәбәрчесенә әйтте.

Әлфия ханым Казанга «Милли тормыш һәм дин» форумына килгән иде. «Бик актуаль мәсьәлә. Гыйлемне ныгытыр өчен мәдрәсәләр ачарга кирәк. Һәр мәчеттә бер-ике ел торып укый торган мәдрәсә булса, бик яхшы булачак. Мәдрәсә ул күп компонентлы булырга тиеш: социаль, иҗтимагый, фәнни яктан да», — диде.

Әлфия Газизуллина фикеренчә, мәдрәсәләр әти-әниләргә балаларны тәрбияләүдә ярдәм дә итәр иде. «Бүген балалар бик таләпчән. Элек кеше ачлыктан үлсә, хәзер ашап үлә диләр. Хәзер бар нәрсә дә артык күп: уенчыклар да, мәгълүмат та… Балаларга нәрсә кирәк, нәрсә югын аерырга булышырга кирәк. Ике еллык мәдрәсә булса да, кешегә ниндидер сертификат бирсәң, барыбер дәртләнер иде. Белем алсаң, нәтиҗә барыбер булачак», — дип саный ул.

Әңгәмәдәш үзе мәчеттә һәм аның каршындагы мөселман балалар бакчасында эшләвен әйтте. «Укытабыз, лагерьлар оештырабыз. Шәһәребездә мөселманнар ярдәме белән ике ел эчендә тагын бер мәчет салдык, тик администрация манара салырга рөхсәт бирмәгәч, мөселман мәдәни үзәге дип ачтык. Рамазан аенда ифтар, тәравихлар белән дини эшчәнлеген башлап җибәрдек. Җәен татар теле буенча курслар оештырырга кирәк», — диде.

Әлфия Газизуллина төп проблема итеп, укытучылар җитмәүне әйтте. «Татар телендә сөйләшүче апалар күбрәк кибеттә эшли шул. Татар радосы, телевиденисе бар иде, ун ел эшләп калганнардыр, аларны бетерделәр. Элек татарлар актив булган, бүген сүлпәнрәк. Татар миләтен үстерүне нигәдер мәчетләр алып барырга тиеш дип уйлыйлар. Без иптәшем белән тегендә-монда бәргәләнәбез инде», — дип уртаклашты.

«Татарстаннан да ярдәм теләр идек. Ел дәвамында курслар оештыру өчен безгә укытучылар кирәк. Бинасы да, теләүчеләр дә бар, нәшрияттан китапларын да алып була». — диде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100