news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Можга татарлары "Болгар радиосы"н тыңлар өчен акча җыя
Можга - Удмуртиядә әлеге радионы тыңлый торган бердәнбер шәһәр.
Скопировать ссылку
архив/Салават Камалетдинов
(Казан, 11 гыйнвар, "Татар-информ"). Можгада яшәүче милләттәшләр "Болгар радиосы"н тыңлар өчен акча җыюны дәвам итә. Бу хакта Можга татарлары автономиясе яза.
"Болгар радиосы" Можгада 2018 елның март ахрыннан 91,7 FM ешлыгында эшли башлаган иде. Бүгенге көндә Можга – Удмуртиядә “Болгар радиосы”н тыңлаучы берәнбер шәһәр. Можгалылар радио тыңласын өчен гап-гади машина йөртүче Фәрит Файзрахманов үз кесәсеннән чыгарып, ел ахырына кадәр түләде .
Ә 2019 елда “Болгар радиосы”н тыңлау өчен 110 мең сум акча кирәк. Бер кеше генә ул кадәр акча түли алмый. Хөрмәтле милләттәшләр! Әгәр киләсе елда да татар радиосын тыңлыйсыгыз килсә, әйдәгез, бергәләшеп акча җыябыз!",- дип мөрәҗәгать итә Можга татарлары милләттәшләргә.
Автономиянең социаль челтәрдәге төркемендәге хисаптан күренгәнчә, һәр кеше финанс мөмкинлекләреннән чыгып, 100 сумнан алып, 1500 сумга кадәр өлеш керткән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2