news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Можга мәчетендә җомга саен балалар ярминкәсе үткәрелә

Чаралар Рамазан тәмамланганчы оештырылачак.

(Казан, 13 май, "Татар-информ"). Можга мәчете янындагы мәйданда ай дәвамында һәр җомга Рамазан балалар ярминкәсе эшләячәк. Бу хакта мәчетнең социаль челтәрдәге сәхифәсенә хәбәр ителә. 
 
Ярминкәдә балалар үз куллары белән ясаган әйберләрне сата яисә сатып ала. Сатучыларның һәркайсы зәкәт түли. Җыелган акча "Дубитель" микрорайонындагы мөселман үзәге төзелешенә тотылачак. 
 

news_right_1
news_right_2
news_bot