Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Можгадан Ләйлә Муллина: Бер машина белән 700 кешелек коры аш җибәрәбез
Махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтү максатыннан илебез буенча күпсанлы волонтерлар төркемнәре барлыкка килде. Халкыбыз берләшеп, кемдер гуманитар ярдәм өчен көндәлек кирәк-яраклар җыюны оештырса, икенчеләре җыелышып токмач кисә, җылы оекбашлар бәйли, ятьмәләр үрә. Бу әйберләр исә тупланып, даими рәвештә хәрбиләргә озатылып тора.
(Казан, «Татар-информ», «Яңарыш», Эльвира Хуҗина) Республикабызда олы йөрәкле волонтерлар бик күп. Можгада оешкан «Таволга» волонтерлык хәрәкәте генә ни тора! Аның эшчәнлегендә якынча 7 мең кеше катнаша. Волонтерларның берсе – Ләйлә Муллина. Аның белән очрашып, җылы әңгәмә кордык.
Ләйлә ханым, әлеге хәрәкәткә ничек килеп кушылдыгыз?
3 ел элек абыем июль аенда махсус операциягә китте. Шул ук елның көзендә хәбәрсез югалган дигән хәбәре килде. Мин абыйны табу өчен волонтер Евгения Кононовага мөрәҗәгать иттем. Ул шушы юнәлештә эшли иде. Кызганыч, абыйны әлегә кадәр тапмадык. Әтиебез бу кайгыны күтәрә алмады, вафат булды. Әни белән без җәсәден булса да алып кайтып җирләрбез дип ышанып яшибез. Абыйны эзләгәндә, мин «Таволга» хәрәкәте турында белдем. Ничек булса да юану, сугышчыларга кулдан килгәнчә ярдәм итү өчен, мин дә аларга кушылдым.
Үз эшегез турында сөйләгез әле.
Җитәкчебез Гүзәлия күбрәк гуманитар ярдәм җыю белән мәшгуль. Без, Ижаудагы бер төркем актив волонтерлар, тиз пешә торган коры ашлар әзерлибез. Чөнки солдатларның шулпа эчәсе килә. Ару-талу дигән әйбер юк, теләк булгач, вакыт та табыла. Күбрәк эшләгән саен, сугышчыларга туган якларыннан әзер ризыклар да шулкадәр күбрәк китә дигән сүз. Барысын да өйләрдә башкарабыз. Безгә чиркәүдән дә ярдәм итәләр: эшкәртелгән, катырылган яшелчәләр алып киләләр. Аларны без кабат җебетәбез, ныклап сыгабыз һәм дегидратор дигән җайланмага киптерергә куябыз. Бер өлеше кипкәч, икенчесен куябыз. Көне буе эшлибез. Үлән чәйләре дә әзерлибез.
Сугышчылар аны бик яраталар, «Өйгә кайтып килгәндәй булабыз», – диләр. Без җибәрә торган машинага 700гә якын порция коры аш, 4 мең пакетлы үлән чәйләре сыя. Күбрәк тә әзерләргә мөмкинбез. Шушы көннәрдә Удмуртиянең «Татар эшмәкәрләре клубы» безгә тагын бер дегидратор бүләк итте. Димәк, эшебез тагы да җайланачак. Киләчәктә ризыкларны «тушенка» кебек әзерләргә уйлыйбыз. Гомумән, яшелчәләр белән артык проблема юк, ә менә ит сатып алу авыррак. Матди яктан эшмәкәрләр, битараф булмаган кешеләр ярдәм итә. Махсус хәрби операциядә хезмәт итүчеләрнең туганнары да читтә калмый. Ит, яшелчәләр алып киләләр. «Әзерләгез генә», – диләр. Сугышчылар үзләре дә безгә чыгалар, нәрсә кирәк булуын әйтәләр.
Бер егет өенә ялга кайткан иде, хезмәттәш дуслары сораган кирәк-яракларны төяп җибәрдек. Чәкчәкне бик яратып, көтеп алалар. Мәчеттә аны Зилүрә апа Вәлиева җитәкчелегендә волонтер милләттәшләребез ясый. Өйдән килгән ризыклар белән сыйлангач, егетләрбезнең дә күңелләре күтәрелә, көч-куәт алалар. Уртак тырышлык белән шундый зур хезмәтне башкарбыз.
Сез грантлар язу белән дә шөгыльләнәсез?
Әйе, узган ел җәен Шунды микрорайонында Удмуртия мөфтияте һәм шушы поселокта гомер итүчеләр чүплек урынын чистартып, патриотик тәрбия бирү паркы ачкан иделәр. Декабрь аенда махсус операциядә гомерләре өзелгән егетләребезгә багышлап, батырлар аллеясы һәм һәйкәл ачтык. Әлеге проектның авторы – мин үзем. Грантны «Росмолодежь» аша оттык. Һәйкәл – ул хәтер. Күпләрнең якыннарының каберләренә барырга да мөмкинлекләре юк. Монда килеп, алар үзләренә юану табалар. Хәзер тагын бер проектны тормышка ашыру өчен гариза яздык. Махсус хәрби операция геройлары турында якыннарының истәлекләреннән торган китап һәм фильм чыгарырга уйлыйбыз.
Бу грантлар – һәйкәл яки китап чыгару белән генә чикләнми. Без аның кысаларында төрле очрашулар, тәрбияви чаралар, балалар өчен патриотик дәресләр дә уздырабыз. Хәзер тагын бер проект әзерлибез, ул «Таволга» үзебезнекеләрне киендерә» дип атала. Аның кысаларында без госпитальдә авыр хәлдә ятучы солдатлар өчен адаптив кием тегәчәкбез. Мондый яралыларга гади кием кидерү авыр. Әле аларны госпитальдән госпитальгә дә күчерергә мөмкиннәр. Шуңа күрә, шәрә ятмасыннар өчен, адаптив киемнәр кирәк. Алар ябыштыргыч белән эләктерелеп куела, ягъни кигәндә уңайлы, җайлы. Грант ота алсак, без егетләребезгә 10 меңгә якын кием тегә алачакбыз.
Волонтерлар арасында яшьләр бармы?
Төрлесе бар. Без әле үзебез дә карт түгел. Туганнары махсус хәрби операциядә булмаганнар да йөрәк кушуы буенча безнең сафка кушылалар. Студентлар ярдәм итә. Мәсәлән, машинага гуманитар йөкне төяргә егетләр килә. Алар шулкадәр остарганнар ки, йөк аумасын, тигез торсын, зыян тимәсен дип, җентекләп, барысын да җае белән төйиләр. Яшелчәләрне турарга студент кызлар катнаша. Үземнең дә балаларым теләп ярдәм итәләр, ирем дә аңлый, булыша. Чебурашка уенчыгын тегүчеләр дә бар. Бу уенчык солдатларга өйләре турында исенә төшереп кенә калмый, үзенә күрә бер амулетка да әйләнде. Зур Уча авылында Елена исемле волонтер йон оекбашлар бәйли. Мин бер ханым белән танышкан идем. Ул: «Минем анда ике улым һәм ирем хезмәт итә. Алар ялга өйгә кайталар. Тик алар кире киткәч, яшисе килми башлый. Миңа берәр эш кушыгыз әле», – дип мөрәҗәгать итте. Мин аны волонтер булып катнашырга чакырдым, чөнки эш җитәрлек.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз