news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Можгада Сабан туе бәйрәме була

17 июньдә Удмуртия республикасының Можга шәһәрендә Сабантуй бәйрәме уза. Гадәттәгечә бәйрәм ат спорты ярышларыннан башлана. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Аннары бәйрәм чаралары шәһәр паркында дәвам итә. Биредә милли ишегаллары һәм халык кәсепләре ярминкәсе эшләячәк.

«Дуслык» аланында милли уеннар үткәрелә. Ә сәгать 12дән соң стадионда милли көрәш буенча ярышлар башлана.

Шулай ук 12.00 сәгатьтән «Чәй бәйрәме» татлы мәйданчыгы эшли башлый.

13.00 сәгатьтә стадионда Татарстан Республикасы Менделеевск районы иҗат коллективлары катнашында бәйрәм һәм концерт программасы тәкъдим ителә. Аннары Можга иҗат коллективлары чыгышы көтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot