news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Можга татарлары: Телне саклау – милләтне, нәселне, халыкны, илне саклау ул

Можга татарлары: Телне саклау – милләтне, нәселне, халыкны, илне саклау ул
Мисхәт Муфтахов, https://yanarysh.ru/

Удмуртиянең «Яңарыш» сайтында Можга шәһәреннән Эльвира Насыйбуллинаның «Телне саклау – илне саклау ул» дигән язмасы чыкты.

Һәркемгә дә иң газиз тел – ана теле,
Анда гына сабый чакның раушан гөле –
Кышкы кичтә әбиләрнең әкиятләре,
Әниләрнең бәллү җыры, бәллү көе.

Шушы көннәрдә Можгада туган тел көненә багышланган матур чара узды. Тантананы Можга татарларының милли-мәдәни автономия рәисе Руслан Галиев ачып, бу чараның бик кирәклеген ассызыклады: «Безнең телебез тарихыбыз шикелле бөек, олы язмышлы. Үз телен белгән кеше генә аның моңын, аһәңен аңлый, тоемлый. Татар телендә чиста, дөрес итеп сөйләшкән кеше һәммәбезне сокландыра. Телне саклау – милләтне, нәселне, халыкны, илне саклау ул».

Бәйрәм мәйданчыкларда барды. «Бер очрашу — үзе бер гомер!» дигән мәйданчыкта өлкәннәребез аулак өйгә җыелдылар. Чәй артында алар татар мәкальләрен әйтеп, табышмаклар чиштеләр, шигырьләр сөйләп, халкыбыз моңнарын суздылар, милли уеннар уйнадылар, туган телгә багышланган викторина сорауларына җавап бирделәр.
Нәниләрне Шүрәле, Су анасы, Сабантуй малае каршы алдылар. Бу мәйданчыкта да бик күңелле иде: балалар сүзләрне рус теленнән татар теленә тәрҗемә иттеләр, «Түбәтәй» уенын яратып уйнадылар, туган көнен билгеләп үтүчегә «Ак калач» җырын җырладылар.

Бәйрәмебездә «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасының Бриллиант Абдрахманова җитәкчелегендәге Ижау­дагы бүлекчәсе кызлары катнашты. Алар яшьләр һәм апалар өчен кул эше остаханәсе уздырдылар. Кыс­ка гына вакыт эчендә остаханәдә катнашучылар үзләренә матур милли бизәкләр төшереп, калфак-изүләр тектеләр. Йолдызнамә бе­лән кызыксынучылар астролог ки­­ңәш­ләренә дә колак салдылар.

Та­тар мәдәнияте көне залда оеш­тырылган матур концерт белән дәвам итте. Сәхнәдә халкыбызның аһәңле җыр-моңнары, шигырьләре яңгырады, биюләр күрсәтелде. Һәр катнашучыга, иганәчеләргә Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Бәйрәм ахырында татар халкының гимнына әверелгән «Туган тел» җыры башкарылды. Тамашачылар аягүрә җырлады. Шуны онытмасак иде: телебезне, мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне киләчәк буынга тапшыру бик мөһим!

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100