news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Можга татарлары милли-мәдәни автономиясе Туган тел көненә багышланган чара уздыра

Можга татарлары милли-мәдәни автономиясе 17 февраль көнне Туган тел көненә багышланган бәйрәм чарасына чакыра. Бу хакта «Яңарыш» Удмуртия республикасы татар газетасы «ВКонтакте» социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә хәбәр итә.

«Милләтем горурлыгы» дип аталучы бәйрәм программасында татар җырлары, милли биюләр һәм уеннар булачак. Чара «Октябрь» мәдәният йорты — Милли мәдәниятләр үзәгендә, 14.30 сәгать узачак. Керү ирекле, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot