Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мөхәммәтшин: Татарстан Россия һәм Беларусь төбәкләре арасында элемтә үстерүдә катнаша
![Мөхәммәтшин: Татарстан Россия һәм Беларусь төбәкләре арасында элемтә үстерүдә катнаша](https://tatar-inform.tatar/resize/shd/images/uploads/news/2024/6/28/79f07cfc929165e17ca17c815916faf0.jpg)
Татарстан Россия-Беларусь хезмәттәшлеге кысаларында төбәк элемтәләре үсешенә үз өлешен кертә. Бу хакта Беларусь һәм Россия төбәкләренең XI форумы эше тәмамлангач Татарстан делегациясен җитәкләгән ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белдерде. Республика парламенты матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итә.
Форумның икенче көне эш программасы РФ Федераль Җыенының Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко белән Беларусь Республикасы Илкүләм җыены Республика Советы Рәисе Наталья Кочанованың ике дәүләт хакимияте органнары җитәкчеләре белән очрашудан башланды. Очрашуда шулай ук Фәрит Мөхәммәтшин да катнашты.
"Беларусь һәм Россия форумы катнашучылар саны, дискуссияләр дәрәҗәсе, ирешелгән нәтиҗәләр буенча да яңа биеклекне алды. Төбәкара хезмәттәшлек - ул безнең Союздаш дәүләтнең тотнагы, һәм төбәкара элемтәләр никадәр күбрәк булса, безнең союз шулкадәр ныгый барачак", - дип искәртте Валентина Матвиенко.
«Беларусь һәм Россия хезмәттәшлеге нәтиҗәле. Әлбәттә, эшлисе эшләр дә бар, әмма без барлык санкцияләргә һәм чикләүләргә карамастан, югары нәтиҗәләргә ирештек. Моннан тыш, бу барыннан да элек үз илләребезнең икътисады белән шөгыльләнергә, үз производствобызга басым ясарга кирәк дигән сигнал булды», - дип өстәде Наталья Кочанова.
Беларусь парламентының югары палатасы спикеры шулай ук билгеләп үткәнчә, аның иленең өлкәләре Россиянең барлык төбәкләре белән диярлек хезмәттәшлек итә. Төбәкләр унлыгында - Беларусь белән товар әйләнеше буенча лидерлар арасында ул Татарстан турында да искәртте. Пленар утырышта катнашучыларга видеосәламләү сүзе белән Россия һәм Беларусь президентлары Владимир Путин һәм Александр Лукашенко мөрәҗәгать итте.
Беларусь һәм Россия төбәкләренең XI Форумында Россиянең 56 төбәге һәм Беларусьнең барлык өлкәләре вәкилләре катнашты. Форум чаралары кысаларында төрле дәрәҗәдәге хезмәттәшлек турында 250дән артык документ имзаланды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз