news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мөхәммәтшиннан Татарстанда ашлыкны тирәнтен эшкәртүне оештыруда ярдәм итүен сорадылар

Бүген Дәүләт Советы Рәисе һәм «Бердәм Россия»нең Татарстан төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин партия Рәисе Дмитрий Медведевның төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә гражданнар белән очрашты. Бу хакта республика парламенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Сәясәтчегә «Халыкара инженерлар берләшмәсе» ассоциациясе президенты, техник фәннәр докторы, профессор, РФ мактаулы машина төзүчесе Нияз Хисмәтов мөрәҗәгать итте. Ул Татарстанда ашлыкны тирәнтен эшкәртүне гамәлгә кертүдә ярдәм итүләрен сорады.

Галим бу тематиканы күптән өйрәнүен сөйләде, ә ашлыкны тирән биологик эшкәртү заводын төзү планнары белән 2014 елдан «яши». Ул Татарстан делегациясе составында берничә тапкыр Кытайның төрле провинцияләрендә булган һәм аларның тәҗрибәсе белән танышкан.

Хисмәтов фикеренчә, Татарстан өчен ашлыкны тирәнтен эшкәртү темасы бик актуаль, чимал сыйфатында үзебездә үскән бодайны кулланылырга мөмкин, шулай итеп аксым, минерал, витамин, фруктоза, глюкоза – барлыгы 200 төр продукт җитештереп була.

«Коронавирус пандемиясе башлануга проект туктатылды, башланган эшне ахырына кадәр җиткереп булмады, әмма бу эшкә зур көч куелды, җир кишәрлекләре сайлап алынды, проектлар эшләнде, килешүләр, сметалар, бизнес-план белән эксперименталь цехлар төзелде. Озакка сузмыйча, Татарстанда ашлыкны тирәнтен эшкәртә башлыйсы килә», - дип ассызыклады ул.

Мөхәммәтшин проект белән кызыксынды һәм аның республиканың агросәнәгать комплексын үстерү һәм тулаем Татарстан икътисады өчен әһәмиятен өйрәнергә кирәклеген билгеләп үтте.

«Мәсьәлә гади түгел, җентекләп өйрәнүне таләп итә. Беренчедән, рентабельлеген карарга һәм икенчедән, базарны тикшерергә кирәк, без заводны бөртекле продукция белән тәэмин итә алырбызмы», – диде ТР Дәүләт Советы Рәисе һәм мәсьәләне контрольгә алды.

news_right_1
news_right_2
news_bot