news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөхәммәтшинга хәрби операция зонасында Татарстан ярдәмен ничек бәяләүләрен сөйләделәр

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика парламенты депутаты Эдуард Шәрәфиев белән очрашты. Ул Украинадагы махсус хәрби операция зонасыннан кыска сроклы контракты тәмамланганнан соң кайткан.

Парламентарий Мөхәммәтшинга алгы сафлардагы кешеләргә республика күрсәткән ярдәм өчен хәрбиләрдән рәхмәт сүзләре җиткерде.

«Мин Татарстан Дәүләт Советы Рәисенә махсус хәрби операция зонасындагы вазгыять, Татарстаннан мобилизацияләнгәннәр белән хезмәттәшлек турында сөйләдем. Авдеев юнәлешендә мин катнашкан хәрби хәрәкәтләрдә Татарстаннан мобилизацияләнгәннәр бар. Мин аларның ничек хезмәт итүләре турында сөйләдем, мобилизацияләнгән кешеләргә, үз ирекләре белән килгәннәрдән оешкан бүлекчәләргә, гражданнарга республика күрсәткән ярдәм өчен рәхмәт белдердем. Барысы ярдәмне күрә һәм кадерли, һәм бу – безнең уртак җиңүгә зур өлеш», –  дип белдерде Шәрәфиев.

Парламентарий Татарстанның махсус хәрби операция зонасына гуманитар йөкләр, шулай ук сугышчылар өчен автотранспорт һәм хәрби кием һәм кирәк-яраклары җибәрүен искәртте. «Иң мөһиме, алгы сафтагы хәрбиләр республикадагы гаиләләренең ышанычлы якланганын, аларга игътибар күрсәтелүен һәм аларны кайгыртуларын беләләр», – дип өстәде депутат.

Хәзер Эдуард Шәрәфиев депутат вазифаларына керешә һәм махсус операция зонасына гуманитар экспедицияләр оештыру эшен дәвам итәргә ниятли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100