news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөхәммәтшин: Татарстан флагы, гербы һәм гимны республика халкын берләштерергә ярдәм итте

Мөхәммәтшин: Татарстан флагы, гербы һәм гимны республика халкын берләштерергә ярдәм итте
https://gossov.tatarstan.ru

Татарстан флагы, гербы һәм гимны советлардан соңгы катлаулы елларда республика халкын берләштерергә ярдәм итте. Бу символлар хәзер дә татарстанлыларның яңа буынында кече ватанга һәм зур иленә мәхәббәт тәрбияли. Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Геральдика советы әгъзалары белән очрашуда Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин шулай дип белдерде.

Чара Татарстан Дәүләт флагы көнендә узды. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Геральдика советы җитәкчесе, КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институты директоры Рамил Хәйретдинов, КФУ ректораты Баш киңәшчесе Рияз Минзарипов һәм башкалар катнашты. Чара башланыр алдыннан КФУ залларының берсендә кунаклар Татарстан геральдикасының бай тарихына багышланган тематик күргәзмәне карады.

Мөхәммәтшин сүзләренчә, Советлар Союзы таркалганнан соңгы авыр вакытта республикада күпмилләтле халыкны берләштерә, геральдикада яшь буын патриотларын тәрбияли алырлык символлар турында уйлаганнар. Нәтиҗәдә, Татарстанның геральдик символларын – флаг, герб һәм гимнны булдыру турында карар кабул ителә. Ул вакытта бу җиңел эш түгел иде, бу юнәлештә геральдистларга һәм башка белгечләргә кытлык зур булган.

«Республика флагы буенча озак бәхәсләштек, әмма барлыкка килгәч, ул шул чактагы чакырылыш Татарстан Югары Советы депутатларының абсолют күпчелеге тарафыннан кабул ителде. Символлар булмаса, теге яки бу территориягә бәйлелексез, безнең кешеләрне берләштерү һәм кече ватаныбызга һәм зур илебезгә мәхәббәт тәрбияләү белән шөгыльләнү кыен булыр иде», – дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин.

Ул искәртеп үткәнчә, совет чорында республика флагы илнең дәүләт флагы сурәтен тулысынча диярлек кабатлаган, шуңа күрә 1990 еллар башында бу юнәлештә тәҗрибә җитәрлек булмаган. Татарстанның һәм аның күпмилләтле халкының асылын гәүдәләндерә торган символлар булдыру өчен күп көч һәм кызу дискуссияләр кирәк була.

«Хәзер бу эш фәнни нигезгә куелган, Россия төбәкләрендә, шул исәптән Татарстанда геральдик комиссияләр һәм геральдик советлар эшли. Алар безне берләштерә торган символлар тудыра», - дип искәртте ТР Дәүләт Советы Рәисе.

Ул Ватан чикләрен яклап һәлак булган батыр сугышчыларны озатканда өсләренә нәкъ менә шушы әләмне ябалар - бу гражданнарны берләштерә торган төп символларның берсе буларак аның бөек әһәмияте турында сөйли, дип өстәде.

«Шуңа күрә гомуми белем бирү мәктәпләрендә Россия һәм Татарстан гимннарыннан башлана торган патриотлык дәресләрен даими уздыру турында дөрес карар кабул ителде. Бу ил һәм аның төбәкләрендәге яшьләргә патриотик тәрбия бирүнең яхшы коралы. Тарихны белү, үз илең һәм республикаң символларына сакчыл мөнәсәбәт - үз җиреңне ярату шулай булдырыла. Яшь патриотлар тормышына җаваплы караш нигезе салына», - дип нәтиҗә ясады Фәрит Мөхәммәтшин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100