Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мөхәммәтшин: Яшьләр белән эшләү барлык хакимият органнары өчен бик мөһим
Яшьләр парламентлары Идел буе федераль округы төбәкләренең закон чыгару эшчәнлегендә үз урынын ныгытты һәм аңа үз өлешен кертә. Бу хакта Россия Федерациясе субъектларының Идел буе федераль округы Дәүләт хакимиятенең закон чыгару органнары каршындагы Яшьләр парламентлары ассоциациясе утырышына йомгак ясап, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белдерде.
«Унөч ел элек бу идея Казанда тормышка ашырылган иде. Әлбәттә, аякка басу, тәҗрибә туплау өчен вакыт кирәк булды, әмма хәзер алар үз урыннарын ныгытты», – диде Мөхәммәтшин.
Ул, шәһәр, район яшьләр оешмалары советларын булдыру – турыдан-туры Татарстанга кагыла торган төп структура, дип ассызыклады.
«Без бу мәсьәләне Дәүләт Советы утырышында һичшиксез карарбыз», – дип билгеләп үтте Мөхәммәтшин.
Ул, яшьләр белән эшләү, шул исәптән яшьләр парламентлары аша эшләү, илдәге барлык төбәкләрдәге хакимият органнары өчен дә бик мөһим, дип өстәде.
«Башкача ярамый. Яшьләр – ул безгә алмашка килүчеләр, республиканың киләчәге. Һәм алар белән эшләү барлык хакимият органнары өчен дә бик мөһим», – дип тәмамлады ТР Дәүләт Советы Рәисе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз