news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мөхәммәтшин: Яңа «Халык программасы» сайлаучылар белән бергә формалаштырылачак

Сентябрьдә Дәүләт Думасына депутатлар сайлау алдыннан яңа «Халык программасы»н формалаштырганда Татарстан халкының мәнфәгатьләрен һәм фикерен исәпкә алырга кирәк. Бу хакта «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге офисында узган матбугат конференциясендә бүлекнең секретаре, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин хәбәр итте.

«Яңа программа сайлаучылар белән бергә формалаштырылачак. Исегезгә төшерәм, алар 2026 елда узачак. Дәүләт Думасы депутатларының ТР Дәүләт Советы депутатлары белән бергә эшләве – тормыштагы мөһим мәсьәләләрне уңышлы хәл итүнең нигезе», - дип белдерде ул.

Аның сүзләренчә, халык программасында Татарстанда яшәүче һәр кешенең фикере исәпкә алынырга тиеш. 2025 елда республикада әлеге программа кысаларында җәмәгать урыннарын төзекләндерү, мәктәпләрне ремонтлау, поликлиникалар һәм фельдшер-акушерлык пунктлары төзү, авылларда почта бүлекләрен ремонтлау эшләре башкарылды.

news_right_1
news_right_2
news_bot