Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Мөхәммәтшин хатын-кызларны 8 Март белән тәбрикләде

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин барлык хатын-кызларны Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрикләде. Телеграм-каналында урнаштырган видеокотлауда сәясәтче әлеге «язгы бәйрәм»не гүзәл затлар өчен генә түгел, ир-атлар өчен дә бүләк дип атады.
«Кадерле хатын-кызлар, сезне чын күңелдән язның матур бәйрәме, Халыкара хатын-кызлар көне – 8 Март белән котлыйм. Әлеге бәйрәм – сезнең өчен генә түгел, ир-атлар өчен дә бүләк. Чөнки бу көнне без сезгә мәхәббәтебезне белдерү, игелек, бәхет, сәламәтлек, иминлек теләү өчен иң җылы сүзләр әзерлибез. Без беләбез: сез булган җирдә безгә, ир-атларга, һәрвакыт уңыш юлдаш булачак», - диде Мөхәммәтшин.
Ххатын-кызларны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов та 8 Март белән котлады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз