news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөхәммәтшин: Хәрби хезмәткәрләргә ярдәм итү - Татарстан өчен өстенлекле

Татарстан, Россия Федерациясенең барлык субъектлары һәм тулаем ил кебек үк, махсус хәрби операциядә катнашучыларга, аларның гаиләләренә, балаларына ярдәм итүдә актив катнаша. Бу парламентның да, «Бердәм Россия» сәяси партиясенең дә, Татарстанның да өстенлекле эше. Бу хакта «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белдерде.

Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, бу мәсьәләләр даими рәвештә барлык дәрәҗәләрдә дә карала. «Бик күп эшләнә. Бу ярдәмнәр законнар белән тәэмин ителде. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Указы белән дә ныгытылды. Хәрби хезмәткәрләргә, махсус хәрби операциядә катнашучыларга, аларның гаилә әгъзаларына, балаларга ярдәм күрсәтү буенча күп кенә норматив документларбар», - дип искәртте Татарстан парламенты спикеры.

ТР Дәүләт Советы тарафыннан кабул ителгән берничә мөһим закон Махсус хәрби операция катнашучыларына һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү өчен эшли, диде Мөхәммәтшин. Алар арасында ятим балаларны торак белән тәэмин итүгә өстенлекле хокукны билгеләүче закон; гаилә әгъзаларының берсе махсус операциядә катнашкан күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләрен бушлай бирү тәртибен төгәлләүче законнар һәм башкалар.

Мөхәммәтшин искәрткәнчә, Татарстанда ел дәвамында Махсус хәрби операция мәсьәләләре буенча эшче төркем эшли, ярты елдан артык «Ватанны саклаучылар» дәүләт фондының төбәк филиалы эшли

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100