news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөхәммәтшин халыкара хезмәттәшлек проблемалары буенча комиссия утырышын уздырды

Мөхәммәтшин халыкара хезмәттәшлек проблемалары буенча комиссия утырышын уздырды
https://gossov.tatarstan.ru

Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәүдә эш сәфәрендә, анда ул Россия Закон чыгаручылар Советы чараларында катнаша. Бүген республика парламенты башлыгы Закон чыгаручылар советының Халыкара хезмәттәшлек проблемалары буенча комиссиясе утырышын үткәрде.

Парламентарийлар 2022 елда башкарылган эшкә йомгак ясадылар һәм яңа геосәяси шартларда Россия субъектларының халыкара элемтәләрен үстерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Бу турыда Татарстан Дәүләт Советының матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Гадәттә Закон чыгаручылар советы, аның Президиумы һәм комиссиясе декабрьдә үз эшләренә нәтиҗә ясый һәм киләсе елда хәл ителергә тиешле бурычларны барлый. Бүген без партнерлык хезмәттәшлегенең яңа векторларына йөз тотабыз, икътисади һәм мәдәни багланышлар географиясен җитди тикшерәбез, дустанә илләр белән хезмәттәшлекне ныгытабыз», – диде Мөхәммәтшин.

Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләре булып Азия-Тын океан төбәге һәм ислам илләре тора. Республика парламенты башлыгы әйтүенчә, чит ил эшләре министры Сергей Лавров та шундый бурыч куя.

Бу җәһәттән Татарстанның җитди эшләре бар, Ислам хезмәттәшлеге оешмасына керә торган илләр белән күп яклы ныклы багланышлар урнаштырылган. «Владимир Путин йөкләмәсе буенча Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Россия - Ислам дөньясы» стратегик караш төркемен җитәкли, - дип искәртте Фәрит Мөхәммәтшин. - Бу юнәлештә эшне активлаштыру өчен күп көч куя».

Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, хәзерге шартларда халыкара хезмәттәшлекнең яңа формалары һәм механизмнары, төбәк һәм муниципаль дәрәҗәләрдә төгәл логистик элемтәләр кирәк.

Безнең ил икътисадына дустанә булмаган көнбатыш илләре ягыннан моңарчы күрелмәгән басым булуга карамастан, чит ил партнерлары белән хезмәттәшлек туктатылмый. «Татарстанда без күптармаклы сәясәт алып барабыз. Шул исәптән, чит илләрдә яшәүче ватандашлар белән дә актив эшлибез. Халык дипломатиясе, гуманитар һәм эшлекле элемтәләр бүген беренче планга чыга һәм безнең хезмәттәшлекне ныгыта», – диде Мөхәммәтшин.

Бүген республика парламенты башлыгы Кырым Республикасын һәм федераль әһәмияткә ия Севастополь шәһәрен Россия Федерациясенең хокукый системасына интеграцияләү мәсьәләләре буенча закон чыгаручылар Советы комиссиясе утырышында катнашты. Көн тәртибендә төп мәсьәлә булып патриотик тәрбия мәсьәләләре торды.

Фикер алышу кысаларында Фәрит Мөхәммәтшин Кырым Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Владимир Константиновка Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган татарстанлылар хөрмәтенә «Концлагерь «Красный» мемориалы территориясендә истәлек билгесе урнаштыру инициативасы өчен рәхмәт белдерде.

«Әлеге инициативаны безнең республикада тулысынча хупладылар. Һәйкәл ясау эше бара, ачылу 2023 елның 9 маена планлаштырыла», – диде Татарстан Дәүләт Советы Рәисе. Ул шулай ук парламент делегациясе әлеге истәлекле билгене ачу тантанасында катнашачак, дип ышандырды.

Якын ике көндә Фәрит Мөхәммәтшин закон чыгаручылар советы мәйданчыкларында эшен дәвам итәчәк, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100