news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөхәммәтшин: Халык белән эшчәнлектә өйдән торып эшләү һәм ясалма интеллект ярдәм итми

Мөхәммәтшин: Халык белән эшчәнлектә өйдән торып эшләү һәм ясалма интеллект ярдәм итми
Фото: © Салават Камалетдинов / «Татар-информ»

Халык белән эшчәнлектә өйдән торып эшләү һәм хакимиятнең ясалма интеллекты ярдәм итми. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казан халыкара юридик форумының пленар утырышында шундый фикерен белдерде.

«Татарстан цифрлаштыруда зур уңышларга иреште. Без парламент, Хөкүмәт, муниципалитетларның бөтен эшен диярлек цифрлы форматка күчердек инде. Без хәзер кәгазьгә язмыйбыз. Әмма сез шөгыльләнә торган эш көн кадагындагы сораулар буенча мөрәҗәгать итүчеләр белән шәхсән аралашуны таләп итә», - диде парламент башлыгы.

Мөхәммәтшин форумда катнашучыларга секцияләрдә төбәк һәм федераль законнардагы иң нык борчый торган әйберләр хакында фикер алышырга тәкъдим итте. Дәүләт Советы Рәисе билгеләп үткәнчә, Татарстан 200 елдан артык элек Казан император университетында формалашкан юридик мәктәбе белән горурлана.

Парламент башлыгы шулай ук Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның сәламләү хатын укыды. ТР Рәисе анда зур, шул исәптән халыкара чаралар үткәрү өчен Казанны сайлау күркәм гадәткә әверелүен билгеләп үткән.

Миңнеханов инануынча, 2024 елда Казанда узачак БРИКС саммиты алдыннан юридик форум заманча хокукның актуаль мәсьәләләре буенча үзара тәҗрибә уртаклашу һәм фикер алышу мәйданчыгына әвереләчәк, иҗтимагый тормышның төрле өлкәләрендә партнер дәүләтләрнең законнарын гармонияләштерүдә мөһим адым булачак, уңышлы һәм нәтиҗәле тәҗрибәләрне гамәлгә кертергә ярдәм итәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100