news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөхәммәтшин: Хакимият өчен гражданнар җәмгыяте институтлары белән хезмәттәшлек өстен

Бүген Казанда «Хакимият органнарының коммерцияле булмаган оешмалар белән хезмәттәшлеге: Россия яңа халыкара контекстта» бөтенроссия конференциясе ачылды. Ул Россия Юстиция министрлыгы оешуга 220 ел тулуга багышланган. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Республика җитәкчелеге исеменнән конференциядә катнашучыларны һәм кунакларны сәламләде.

Парламент җитәкчесе РФ Юстиция министрлыгы хезмәткәрләрен һәм ветераннарын ведомствоның юбилее белән котлады. Мөхәммәтшинның сүзләренчә, бу вакыйга Татарстан өчен аеруча әһәмиятле. Чөнки Сокура авылында туган күренекле дәүләт эшлеклесе һәм атаклы шагыйрь Гавриил Державин Россия Юстиция министрлыгының беренче җитәкчесе булган.

Бүгенге конференция темасына мөрәҗәгать итеп, Фәрит Мөхәммәтшин фикер алышына торган проблемаларның актуальлеген ассызыклады. «Республика хакимияте органнары өчен гражданнар җәмгыяте институтлары белән хезмәттәшлек һәрвакыт өстенлекле булды», - диде ул.

Хәзерге вакытта Татарстанда социаль, мәдәни, яшьләр, экология һәм башка өлкәләрдә эшләүче 6 меңнән артык коммерцияле булмаган оешма теркәлгән. Республикада хакимият органнары белән үзара хезмәттәшлек системасы төзелде, коммерцияле булмаган секторга ярдәм итү формалары бар.

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе коммерцияле булмаган оешмаларның муниципаль дәрәҗәдә багланышларының нәтиҗәлелеген күтәрергә кирәк дип саный, чөнки гражданнарның иминлеге өчен күп кенә кызыклы һәм мөһим программаларны һәм проектларны уңышлы гамәлгә ашыру шуңа бәйле.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100