news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөхәммәтшин Владикавказ телекомпаниясенә «Многоликая Россия» конкурсы Гран-приен тапшырды

Казанда «Многоликая Россия» XIV Бөтенроссия журналистлар конкурсында җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләделәр. Гран-прины республика Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан халыклары ассамблеясе рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тапшырды.

«Идея Татарстанда - күпмилләтле республикада барлыкка килде, гамәлгә ашырылды, популярлаша һәм кызыклырак була бара <...>. Безнең өчен бу зур җаваплылык, без моны шатланып эшлибез, яхшылык эшләвебезне аңлыйбыз», - дип сөйләде Мөхәммәтшин. Бу турыда «Татар-информ» журналисты яза.

Ул шулай ук массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләренә рәхмәт белдерде һәм журналистларның, илдәге һәм дөньядагы хәлләр турында кешеләргә сөйләп, зур эш башкаруларын билгеләп үтте.

«Журналистлар корпусы, сез - идеология хезмәткәрләре, сез алгы сызыкта, фронтта. Бүген сез турыдан-туры безнең кешеләргә - Россиянең күпмилләтле халкына эшләр, бурычлар турында сөйлисез. Моның өчен сезгә рәхмәт», - диде Дәүләт Советы Рәисе.

Фәрит Мөхәммәтшин конкурсның 500 мең сум күләмендәге төп призын Владикавказ шәһәреннән «Осетия-Ирыстон» милли телекомпаниясенә тапшырды.

Искәртик, «Многоликая Россия» XIV Бөтенроссия журналистлар конкурсына гаризалар 15 мартта кабул ителә башлады, аны Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык ярдәмендә «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы оештырган иде.

Эшләр алты номинациядә каралды: «Телесюжетлар циклы», «Телепроект (документаль фильм, телепрограммалар циклы)», «Радиотапшырулар циклы (репортажлар)», «Көндәлек басмаларда мәкаләләр циклы», «Интернет-массакүләм мәгълүмат чараларында материаллар циклы», «Массакүләм мәгълүмат чараларында балалар-яшүсмерләр мәгърифәтчелек проектлары». Жюри Россиянең 38 төбәгеннән 820 эшне карады.

Конкурста җиңүчеләр дипломнар һәм 50 мең сумнан 500 мең сумга кадәр акчалата призлар алды. Гомуми приз фонды 1,8 млн сум чамасы иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100