news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөхәммәтшин: VI чакырылыш Дәүләт Советы депутатлары куелган бурычларны җиңеп чыга алды

Алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы депутатлары биш еллык чорда барлыкка килгән бурычларны һәм таләпләрне башкарып чыга алды. Бу хакта матбугат конференциясендә журналистларга Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сөйләде, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Надежда Гордеева.

«Алтынчы чакырылыш парламентының бишьеллык эше җиңел генә булмады. Ул якты һәм әһәмиятле вакыйгаларга да, республика, гомумән, ил дә беренче мәртәбә очрашкан катлаулы бурычларга бай булды», – дип сөйләде парламент башлыгы.

Ул искәрткәнчә, коронавирус пандемиясе шаукымын, аннан соң көнбатыш илләренең Россиягә карата санкцияләрен җиңәргә туры килгән.

«Илебез очрашкан җитди сынаулар халыкны тагын да ныграк берләштерде. Икътисад кисәк үзгәрде, үз дәрәҗәсен күтәрде. Оборона оешмалары да тулы куәтенә эшләп китте. Эштә, шул исәптән законлы җайга салу өлкәсендә дә, яңа формалар һәм алымнар эзләргә туры килде. Без көн кадагына планнан тыш мәсьәләләр дә кертергә мәҗбүр булдык», – диде Дәүләт Советы Рәисе.

Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренчә, алтынчы чакырылыш парламентында 556 канун кабул ителгән.

«Кабул ителгән барлык кануннар да илнең бердәм хокукый киңлеген булдыруга, республиканың социаль-икътисади үсешен тәэмин итүгә, законлылык һәм хокук тәртибен ныгытуга юнәлтелгән иде, алар республика бюджеты керемнәренең артуына, инвестицияләр үсешенә, Татарстан халкының тормыш сыйфаты яхшыруга ярдәм итте», – дип йомгаклады ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100