news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин Васильево кадет мәктәбенә Бөек Җиңү истәлегенә ике бүләк тапшырды

Бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин СССР Герое Н. Волостнов исемендәге Васильево кадет интернат-мәктәбендә тәрбияләнүчеләр белән очрашты. «Буыннар очрашуы» дип аталган класстан тыш чара «Ватанга хезмәт итү – изге бурыч!» Парламент сәгате – 2025 кысаларында узды. Ул Ватан сакчысы елына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышлана.

Республика парламентының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Фәрит Мөхәммәтшин Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы профиле буенча эшли торган белем бирү оешмасы эшчәнлеге белән танышкан. Укучылар парламент башлыгына мәктәп территориясендә янгын сүндерү автоцистернасын корып күрсәткән. Мәктәп директоры Игорь Савельев мәктәп буйлап экскурсия уздырганда, Васильево халкының республика үсешен керткән өлеше, монда туып-үсеп, үз гомерләрен Туган илгә хезмәт итүгә багышлаган танылган якташлары турында сөйләгән.

Кадетлар белән очрашуда Татарстан Дәүләт Советы Рәисе төрле буын вәкилләренең очрашуын мөһим дип атады.

«Республика дәрәҗәсендә уза торган Парламент дәресе кысаларындагы әлеге класстан тыш чара сугышта ятып калган, гомерләрен Ватан өчен, сезнең һәм безнең киләчәк өчен биргән якыннарыбызны тагын бер кат искә алырга өнди. Без алар алдында баш иябез һәм рәхмәт белдерәбез», – диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Республика парламенты башлыгы Бөек Ватан сугышы елларында фронтка Татарстаннан 700 мең чамасы кеше киткәнен, аларның һәр икенчесенең кире әйләнеп кайтмавын искәртте. 353 татарстанлыга СССР Герое исеме бирелгән.

«Сез укыган мәктәпкә дә шуларның берсенең исеме бирелгән. Бу күп нәрсәгә мәҗбүр итә. Беләсезме, бу да аның батырлыгы турында изге хәтер булып тора. Мин республикабызның мәгариф оешмаларында, аерым алганда, кадет мәктәпләрендә һәлак булган сугышчыларның хәтерен саклауга ничек җаваплы карауларын күрәм. Бу – бездә шундый очрашулар һәм дәресләр аша, үзләре аша тарихи үткәннәрне өйрәнүче һәм үзләрен зур тормышка әзерләүче менә дигән яшьләр үсүе турында сөйли. Тынычлык, иминлек һәм татулык – ул сезнең белән безгә яшәү өчен иң яхшы шартлар тудырырга мөмкинлек бирә торган төп кыйммәтләр», – диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Мөхәммәтшин шулай ук Васильево мәктәбе педагогларның һәм укучыларының зур эшен билгеләп үтте, нәкъ менә шундый рәсми булмаган очрашулар аша һәркемнең батырлыгын тоеп була, диде.

«Монда бөтен чараларга, бигрәк тә Җиңүнең 80 еллыгы белән бәйле чараларга, җаваплы карауларына тагын бер кат инандым. Якташларыбыз, хезмәттәшләребез, җиңүчеләр турында истәлекне без буыннан-буынга тапшырырга тиеш», – диде ул.

Моннан тыш, Мөхәммәтшин мәктәп китапханәсендә «Татарстан Республикасы: яңа тарих» китабын, шулай ук әтисе Хәйрулла Мөхәммәтшинга багышланган «Әтием истәлеге» китабын бүләк итте.

Сәясәтче искәрткәнчә, бу көннәрдә Татарстанның бөтен район-шәһәрләрендә Җиңүнең 80 еллыгына багышланган күп чаралар уза.

«Мондый чараларда яшьләрнең актив катнашуы сөендерә. Әлеге яшьләр зур илебезнең һәм туган республикабызның, үз районының һәм мәктәбенең чын патриотлары булыр дигән өмет уяна», – диде парламент башлыгы.

Искәртеп үтик, күптән түгел Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан Бөек Ватан сугышы ветераннарына бүләкләр тапшырды. Ул Россиянең бүгенге казанышларында аларның һәркайсының зур өлеше булуын билгеләп үтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100