news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мөхәммәтшин «Валда Шинясь» бәйрәмендә мордва халкының Татарстан өчен әһәмиятен билгеләде

Мөхәммәтшин «Валда Шинясь» бәйрәмендә мордва халкының Татарстан өчен әһәмиятен билгеләде
Фото: ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте

Бүген Татарстанның Тәтеш районы Килдеш авылында мордва мәдәниятенең республика бәйрәме — «Валда Шинясь» уза. Биредә мордва субэтнослары — эрзя һәм мокша традицияләре белән танышырга, аларның милли ризыкларыннан авыз итәргә, спорт ярышларында катнашырга, халык сәнгате кәсепләре һәм һөнәрләре ярминкәсен карарга мөмкин.

«Күпмилләтле Татарстаныбызда бу искиткеч бәйрәмне һәрвакыттагыча матур һәм оешкан төстә билгеләп үтәбез», — дип сәламләде чарада катнашучыларны ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.

Ул мордва халкының Татарстан һәм бөтен Россия үсешенә керткән өлешен бәяләп бетергесез, дип билгеләп үтте. «Бүген әлеге туганнарча мөнәсәбәтләр аеруча сөендерә. Хезмәтегез, күпмилләтле республикабызның һәм мордва халкының телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклавыгыз өчен рәхмәт», — дип мөрәҗәгать итте Мөхәммәтшин җыелучыларга.

Журналистлар белән әңгәмәдә ул бәйрәмнең яхшы дәрәҗәдә оештырылуына соклануын белдерде. «Тәэсирләр бик шәп. Кунаклар күп, халык яхшы җыелган. Татарстанда яшәүче мордва диаспорасы бик тырыш. Мордва теле саклануына шатланам, бу бик мөһим», — диде ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе.

news_right_1
news_right_2
news_bot